Традиция буенча, берничә ел дәвамында БР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре арасында зона ярышлары Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге базасында уздырыла.
Чираттагы тапкыр 7 полиция бүлегеннән командалар кышкы икебәйге буенча зона ярышларында катнашу өчен Октябрьский шәһәренә килделәр. Гүзәл зат вәкилләре ир-егетләр белән беррәттән үзләрен табель коралыннан атуда һәм чаңгы узышларында сынадылар.
Ярышларда катнашучыларны БР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсенең һөнәри әзерлек бүлеге инструкторы спорт ветераны Михаил Панькин, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Рузил Зиннәтуллин сәламләде һәм барысына да спортта уңышлар теләде.
Ярышларда Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский, Бакалы, Туймазы, Благовар, Бүздәк, Чакмагыш һәм Шаран районнары бүлекләреннән спортчылар катнашты.
Башта катнашучылар төз атуда ярыштылар - шәһәр тирында Макаров пистолетыннан тиз ату буенча бәйгеләр уздырылды. Полицейскийларга чикләнгән вакыт эчендә 20 метр ераклыктан дүрт мишеньне бәреп төшерергә кирәк иде.
Аннан соң ярышлар «Спартак» чаңгы базасында дәвам итте. Ир-егетләр өчен дистанция 5 км, хатын-кызлар өчен - 2,5 км тәшкил итте. Гомуми очколарны санаганнан соң соң судьялар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре бүлеге хезмәткәрләренә тиңнәр булмады, икенче урынны Туймазы районы полицейскийлары командасы алды, өченче урында — Чакмагыш районы хезмәткәрләре.
Шәхси беренчелектә һәр категориядә мактаулы беренче урынга Октябрь полицейскийлары лаек булды. В.В. Шәрәфетдинова, Ф.Ф. Фазлыев, Т.А. Касыймов һәм Е.К. Осипов үз категорияләрендә беренче дәрәҗә грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә хатын-кызлар арасында иң яхшысы дип Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы буенча бүлеге хезмәткәре Фәрзәнә Шәйхетдинова танылды.
Ярышларны оештыручылар билгеләп үткәнчә, табель коралын куллана белү һәм күнекмәләр физик әзерлек - хезмәт вазыйфаларын башкару өчен кирәкле сыйфатлар. Күп кенә полицейскийлар үзләре өчен кайбер җитешсезлекләрне билгеләделәр. Димәк, күнегүләр ясарга кирәк. Реаль шартларда, исәп секундларга барганда, икенче шанс булмаска да мөмкин, дип хәбәр итте Октябрьский эчке эшләр бүлегенннән Аделина Кашапова.