Туган як
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 гыйнвар , 16:43

«Әгәр без булмасак, кем?»

Октябрьский коммуналь-төзелеш көллиятенең 4 курс студентлары өчен Үзәк шәһәр китапханәсендә шундый исемдәге Батырлык сәгате үткәрелде.

«Әгәр без булмасак, кем?»
«Әгәр без булмасак, кем?»

Яшьләр белән очрашуга шәһәрнең сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе, офицерлар берлеге рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Мәсгут Галләмов һәм Була чакырулы махсус хәрби операция катнашучысы килде.


Мәсгут Мостафа улы үзенең чыгышында ассызыклаганча, Русия составына кергән барлык милләтләр дә тугандаш халык­лар, һәм бүген алар бергәләп илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар, нацизмга каршы көрәшәләр.
СВО сугышчысының сөйләве кызыклы булды. Ул алгы сызыктагы батырлык һәм каһарманлык мисаллары, сугышчыларның нык­лы туганлыгы һәм илнең төрле почмакларыннан хатлар һәм посылкалар алганда кичергән хисләре турында сөйләде.


Кунак ил каршында җитди сынау­лар торганда өйдә кала алмавын һәм халкыбыз иминлеге хакына, күп кенә якташларыбыз кебек, кулына корал алуын аерым бер горурлык хисе белән билгеләп үтте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: