Шушы көннәрдә шәһәребезнең хезмәт ветераны Елизавета Генриховна Сонухинага (Франк) 100 яшь тулды.
Юбилярны күркәм дата белән Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Заһитовна Сәхабетдинова, Башкортстан Республикасы немецлары милли-мәдәни автономиясе «Видергебурт» иҗтимагый оешмасының территориаль бүлекчәсе рәисе Элли Яган Виллибальдович һәм Яшьләр сарае волонтерлары котлады.
Елизавета Генриховна Соцшәһәргә 1942 елның декабрендә Саратов өлкәсеннән килә. Күп еллар тегү фабрикасында хезмәт куя. «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» медале, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Григорий Александрович белән дүрт бала үстерәләр. Елизавета Генриховнаның 5 оныгы, 3 туруны бар.
Елизавета Генриховнаны чын күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!