0 °С
Кар
20 гыйнварда «Башкортстанның ел укытучысы» республика педагогик осталык конкурсының 33нче муниципаль этабы старт ала.
Конкурста Октябрьский гимназияләре һәм мәктәпләреннән 10 педагог катнашачак. Алар арасында - икешәр башлангыч сыйныфлар, физкультура һәм рус теле укытучылары. Моннан тыш, конкурс марафонында инглиз теле, рәсем сәнгате, биология һәм физика укытучылары көч сынашачак.
Конкурс ике турдан тора. Беренче тур, «Укытучы-һөнәрмәнд», ике сынауны үз эченә ала: «Дәрес» һәм «Тәрбияви вакыйга». Икенче тур, «Укытучы-остаз», шулай ук ике конкурс сынавыннан тора: «Мастер-класс» һәм «Пресс- конференция», дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф бүлегендә.
Фотода - конкурста катнашучылар.