Бәйрәм көннәрендә канализация системасында чүп-чар саны сизелерлек арта. Әгәр бер айда «Водоканал» уртача 40 тапкыр тыгылуны юк итсә, Яңа ел бәйрәмнәрендә 57 очрак теркәлгән. Сәбәп — еш кына канализация системасыннан файдалану кагыйдәләрен тупас бозу.
Килешегез, канализация белән проблемалар беркемгә дә ошамый, ә шакшы ис күп фатирлы йортларда яшәү сыйфатын сизелерлек начарайта.
Русия Федерациясе Торак кодексының 30 маддәсендәге 4 пункт нигезендә торак милекчесе бинаны тиешле хәлдә тотарга, күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен сакларга, торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен, шулай ук күп фатирлы йортта милекчеләренең гомуми мөлкәтен карап тотарга бурычлы.
2003 елның 27 сентябреннән РФ Дәүләт төзелешенең «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында»гы 170 санлы карары нигезендә бина милекчеләре суүткәргеч һәм канализациядән файдалануның түбәндәге кагыйдәләрен үтәргә тиеш:
* унитазларны, раковиналарны һәм юынгычларны чиста тотарга;
* фатирда урнаштырылган санитария әсбапларының һәм арматураның ватылуына юл куймаска;
* тиз янучан сыеклыкларны һәм кислоталарны унитазларга, раковиналарга һәм юынгычларга агызмаска;
* унитазларга ком, төзелеш чүп‑чары, чүпрәкләр, сөякләр, пыяла, металл һәм агач әйберләр, йорт хайваннары бәдрәфләре өчен тутыргычлар, памперслар ташламаска;
* канализация челтәре ты-гылган очракта, санитария әспабларыннан файдаланмаска;
* суүткәргеч һәм канализация системасындагы барлык төзексезлекләр турында эксплуатация персоналына кичекмәстән хәбәр итәргә;
* санитария әспабларын һәм ачык салынган торба үткәргечләрне бәрелүләрдән, механик йөкләнешләрдән сакларга;
* пластмасса торбаларны (полиэтилен канализация баганаларын һәм салкын су китергечләрен) югары температуралардан, механик йөкләнешләрдән, сугулардан сакларга;
* пластмасса торбаның тышкы өслеген чистарту өчен йомшак дымлы чүпрәк кулланырга, металл щеткалар куллану катгый тыела.
Шәһәр халкының игътибарын шуңа җәлеп итәбез: канализация — чүп үткәргеч түгел. Аларның бурычлары, функцияләре һәм куллану кагыйдәләре төрле.
Югарыда санап үтелгән таләпләрне үтәү, иң беренче чиратта, үзегезне һәм күршеләрегезне хөрмәт итү билгесе.