Туган як
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар , 10:30

Тырыш лачын булдың бит син

Гомер уза... Еллар үткән саен мәктәп еллары, укытучылар, сыйныфташлар еш искә төшә, чөнки гомер көзләре белән бергә картлык та бик тиз килеп җитә

Тырыш лачын булдың бит син
Тырыш лачын булдың бит син

Декабрьнең беренче көннәрендә, күпләрне ялыктырган көзге тузаннарны басып, җир йөзенә ап-ак кар яуды. Йомшак кар бөртекләре, гүя, Иске Турай авылы зиратындагы каберлекләр өстенә калын юрган булып ятты.
Без 2 декабрьдә классташыбыз Ваккас Галиулинны соңгы юлга озаттык. Без аның белән бер урамда уйнап, бер чишмә суларын эчеп үскән балалар. Биек таудан кышларын чана шудык, язлар җиткәч, шул тау битләрендә сыерлар саклап үстек...


Ваккас бик сәләтле кеше булды. Математика һәм физика дәресләрен яратып үзләштерде. Мәктәп сәхнәсендә җырлап-биеп, күпләрне таң калдырды. Үзе һәрвакыт кызлар кебек тыйнак, пөхтә, әмма үз сүзендә нык тора белде.
Һич көтмәгәндә ул 9 сыйныфтан соң шәһәргә китте, эшкә урнашты. Читтән торып урта белем алды. Нефть институтына укырга керде. Гаилә корып, Мурманск шәһәренә күченеп китте.
Туган якларга әйләнеп кайткан якташыбыз «Автоприбор» заводында, аннан соң «Нефтемаш»та эшләде. Язмыш безне менә шул заводта тагын очраштырды. Ул тиз арада үзен алтын куллы белгеч итеп танытты.
Лаеклы ялга чыккан сыйныфташыбыз гаиләсе белән тыныч кына шәһәр тормышы белән яшәргә тиеш кебек иде, әмма авыл баласын һәрвакыт туган нигезе үзенә тарта. Шул сәбәпле Ваккас та җәйләрен туган-үскән йортына, яшьлек иленә кайтып торды.


Кешелекле, киң күңелле авылдашыбызны, хаклы ялда булуына карамастан, соңгы елларда эшләп пенсиягә чыккан предприя­тиесе, җирле фермерлар әледән-әле чакыртып торды. Чөнки ул тәҗрибәле электрчы булудан туктамады. Ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торды.
Хәтерлим әле, минем авылдагы йортымда төн уртасында кыска ялганыш аркасында ут сүнде. Кул фонаре тотып, күршем Ваккаска кереп киттем. Әлбәттә, төн уртасында кешене борчу бик үк яхшы булмаса да, ул минем гозеремне аяк астына салмады. Бик тиздән йортта ут кабынды. «Хәзер иртәнгә кадәр китап укып, шигырь язсаң да була», — диде ул үзенә генә хас шаянлык белән.
Ваккасны соңгы юлга озатырга килгән авылдаш­ларның күплегенә, балалары­ның, туганнарының мәрхүм белән янәшә булуына бер дә гаҗәпләнерлек түгел иде, чөнки ул чын кеше була белде. Ул һәркемгә күңел җылысын бирергә тырышты. Ул һәркемгә ягымлы сүз тапты. Һәркемнең күңелендә якты эз калдырды.


Соңгы елларда сыйныфташым бик каты авырды. Табиблар куйган диагноз тынычланырга урын калдырмады. Шуңа карамастан, ул күңел төшенкелегенә бирелмәде, көчле рухлы булып кала белде. Очрашканда «Ваккас, хәлең ничек соң, дустым?» — дип сорасаң, матур итеп елмаерга тырышып, «Әйбәт, яшибез әле», — дия иде.
Якын кешеләренә авырлык тудырмау — аның бердәнбер теләге булды. Шуңа күрә ул, гариза язып, башта Октябрьскийның картлар йортында яшәде, аннан соң Уфа хосписына китте. Күпләр аның бу карарын аңламады. Чөнки Ваккасның хатыны, әтиләрен бик кайгырткан кызы һәм улы бар. Ул үзе дә гаилә җанлыклы кеше булды. Шулай да гаиләсенә йөк булырга теләмәде. Әмма улы Илдар да, кызы Әлфия дә әтиләренең соңгы сулышына кадәр аның белән янәшә булдылар.


Кеше белән аралашырга яраткан, үткер күзле, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, тирә-яктагы табигатьне күзәтә белгән Ваккасның соңгы елларда хикәяләр, истәлекләр, шигырьләр язу белән мавыкканын күпләр, бәлки, белми дә калгандыр. Алар тирән эчтәлекле, шул ук вакытта кызыклы да. Кызганычка, әлеге иҗат җимешләре матбугат басмаларында дөнья күрмәде.

 

Розалия НАСЫЙБУЛЛИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: