Туган як
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар , 10:28

Чыршыны кая тапшырырга?

Тере чыршыга өстенлек биргән октябрьскийлылар бәйрәмнәрдән соң агачларны ташламаска, ә бу мәсьәләгә экологик һәм аңлы рәвештә якын килергә — аларны эшкәртүгә тапшырырга мөмкин.

Чыршыны кая тапшырырга?
Чыршыны кая тапшырырга?

Моның өчен «Экология Т» төбәк операторы тарафыннан чыршыларны кабул итү пунктлары оештырылды һәм махсус контейнерлар (бункерлар) урнаштырылды.
Ылыслы агачларны кабул итү пунктлары 19 гыйн­варда 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: 34нче микрорайон, 25 санлы йорт һәм Садовое кольцо ур., 60А санлы йорт («Плаза» сәүдә үзәге артында).


Эшкәртүгә тапшырыр алдыннан чыршыларны мишурадан, уенчыклардан, гирляндалардан һәм башка яңа ел атрибутларыннан чистартырга кирәк. Җыелган агачларны төбәк операторы ваклауга, ә аннары кабат куллануга җибәрәчәк. Махсус промышленность шредеры ярдәмендә агачларны йомычка итеп ваклыйлар. Аннары аны авыл хуҗалыгында ашлама сыйфатында кулланырга мөмкин, шулай ук туфракка туңудан һәм чүп үләннәрдән саклану өчен аны сибәләр. Моннан тыш, йомычканы азык һәм кайбер хайваннар өчен түшәк итеп кулланырга да мөмкин.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: