Туган як
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 гыйнвар , 13:48

Телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән

Октябрьскийда Башкорт корылтаеның шәһәр бүлеге резолюциясен кабул иттеләр

Телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән
Телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән

«Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләренең территориаль бүлеге утырышын аның рәисе Миңнегөл Ахунова үткәрде.
Милли мәдәниятләр үзә­гендә узган очрашуны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачты һәм аның төп максаты: Уфада узган VI Бөтендөнья башкорт корылтаеның резолюциясе турында фикер алышу һәм аның карарларын үтәү юлларын билгеләү турында әйтте.


Октябрь Рәис улы Корыл­тайның, барыннан да элек, башкорт телен һәм мәдә­ниятен үстерү буенча киң колачлы эшен билгеләп үтте:
— Республикада эре проектлар гамәлгә ашырыла, әмма безгә үз җиребездә дә тырышып эшләргә кирәк. Башкортстан һәрвакыт милләтара һәм конфессия-ара мөнәсәбәтләр белән аерылып торды. Русия белән Башкортстан — бербөтен. Махсус хәрби операция башлану белән дә Башкортстан илебез мәнфәгатьләрен яклауга басты. Шәһәрдә һәр территориаль иҗтимагый үзидарә кораллы низагта катнашучыларга ярдәм оештыруда катнаша. Яшьләр сарае базасында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы эшли, ул гаиләләргә һәм СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтә, гуманитар йөкләр оештыра, сугышчылар өчен туганнарыннан да, иганәчеләрдән дә посылкалар формалаштыра. Корылтайда катнашучылар да бу эшчәнлеккә кушыла ала.


Октябрь Латыйпов 4нче башкорт гимназиясен дә уңай яктан билгеләп үтте.
Миңнегөл Ахунова 2024 елда Башкорт корылтаеның шәһәр бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, оешма вәкилләре махсус операциядә катнашучыларга булыша: бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр, милли обереглар ясыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен мастер‑класслар оештыралар.
Корылтай вәкилләре зур шәһәр вакыйгаларыннан да читтә калмый. Алар — «Халык горурлыгы — туган тел» чарасы да, укучылар өчен Башкорт теле көненә ачык дәрес тә, зур күләмле Шәҗәрә бәйрәме дә. Чаралар Башкорт гаиләсе көнендә дә оештырыла. Милли мәдәният белән «Ынйылар» башкорт вокаль ансамбле, «Нарыш Тау» курайчылар ансамбле һәм кубызчылар ансамбле таныштыра.
Октябрьскийда «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы БР Законын гамәлгә ашыру буенча шәһәр комиссиясенең терминологик төркеме эшли.
Корылтайның шәһәр бүлеге вәкилләре — Туймазы районындагы чараларда катнашучылар, Миякә районындагы Акмулла музеенда булганнар һәм хәзер делегациянең Октябрьскийга килүен көтәләр.
Шәһәрдә башкорт хатын‑­кызларының «Агинәй» җәмгыяте дә актив эшли.


Сүз алган Октябрьский шәһәренең «Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге кураторы Мәгъсүм Кәримов башкорт мәдәниятен алга таба үстерү турында билгеләп үтте.
Җыелучылар Бөтендөнья башкорт корылтаеның VI съезды резолюциясе белән таныштылар.
Фикер алышу вакытында «Оберег» волонтерлар төркеме вәкиле Люзия Хәйретдинова чыгыш ­ясады. Ул төркемдә катнашучыларның башта окоп шәмнәре, аннары маскировка челтәрләре, бераздан «кикимор» — маскировка костюмнары ясаулары, моннан тыш гуманитар ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. Ул һәркемне үз командаларына кушылырга чакырды.
Шулай ук «Агинәй» башкорт хатын‑кызлары җәм­гыяте эшчәнлеге, «Ынйылар» башкорт вокаль ансамбле турында чыгышлар яңгырады. «Аяз» ансамблен республикабызның визит карточкасы дип атап, Галия Мусинаны Салават Юлаев ордены белән бүләкләнүе белән котладылар.


Ю.Гагарин исемендәге паркта, шәһәрлеләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү максатында, халык көйләре астында кичке чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
Утырышта катнашучылар ахырда үз резолюцияләрен кабул иттеләр. Корылтайның шәһәр бүлеге каршында автоном коммерциягә карамаган оешма төзү, Октябрьскийда «Уктан ату» юнәлеше буенча спортның этник төрләрен үстерү үзәген ачу, СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү һәм алар белән очрашулар уздыру планлаштырыла.

 

Фикер

Рәсимә Усманова, «Бөтендөнья башкорт корылтае» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлегенең территориаль бүлеге рәисе урынбасары, 4нче башкорт гимназиясе директоры:
— 2024 елның декабрендә Башкорт корылтаеның VI съезды узды, анда Русиянең башкорт халкы яши торган барлык төбәкләреннән вәкилләр җыелды. Бу вакыйга, традицияләрне һәм заманча сынауларны берләштереп, зур әһәмияткә ия булды. Делегатлар башкортларның телен, мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар, яшьләрнең бу процессларда актив катнашырга тиешлегенә басым ясадылар.
Съездда милли үзенчәлекне ныгытуга юнәлдерелгән мәгариф программаларын һәм мәдәни чараларны үстерү буенча инициативалар тәкъдим ителде. Шулай ук Русиянең башка халыклары белән икътисадый үсеш һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.


Киләчәк буыннар өчен тотрыклы үсешнең мөһимлеген ассызыклап, экология һәм әйләнә‑тирә мохитне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Кабул ителгән резолюциядә якын киләчәктәге елларга эшнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Катнашучылар, башкорт халкының, берләшеп, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, үзенең уникальлеген һәм бай мирасын саклап, алга таба бара алачагына ышаныч белдерделәр.


Съезд делегатлары кабул иткән резолюциядә төп миссия итеп безнең төп байлыгыбыз — башкорт телен төрле диалектларда һәм сөйләмнәрдә саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бурычы билгеләнде. Һәм безнең гимназия башкорт теле диалектларын, халыкның мәдәниятен һәм тарихын, яшьләрне төньяк көнбатыш районнарында туган күренекле шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын, туган як топонимикасын өйрәнүгә кызыксындыру, 2022 елдан яшь буынны гражданлык, толерантлык һәм патриотизм рухында тәрбияләү максатында мәгариф бүлеге белән берлектә «Төньяк көнбатыш башкортларының теле һәм мәдәнияте» республика фестивале уздыра. Бу конкурс­та Башкортстанның төньяк‑көнбатыш районнарындагы мәктәпләрдән 240тан артык укучы катнашты.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: