Туган як
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 гыйнвар , 15:22

Канун яклавы астында

Һөнәри бәйрәм уңаеннан шәһәр прокуроры Алексей Орлов белән ачыктан-ачык сөйләшү

Канун яклавы астында
Канун яклавы астында

— Алексей Александрович, узган елда прокуратура эшен сез ничек бәялисез?
— Ел авыр булды, шуңа карамастан, республика прокуратурасы җитәкчелеге куйган күп кенә бурычларны без лаеклы үтәдек.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Ел дәвамында шәхсән мин 90нан артык кешене кабул иттем. Шулай ук хакимият башлыгы һәм хәрби комиссар белән берлектә даими рәвештә гражданнарны кабул итәбез. Халыкка ташламалар, социаль түләүләрнең аерым категорияләрен алу белән бәйле сорауларны аңлатабыз, тиешле белгечләргә җибәрәбез. Мөрәҗәгать итүчеләрне борчый торган барлык мәсьәләләрне оператив хәл итәбез.
— 2024 елда кайсы өлкәләрдә закон бозулар күп булды?
— Узган елда закон бозуның 2229 очрагын ачыкладык, 148 законсыз хокукый актка каршы чыктык, судларга 5,6 млн сум түләтүгә 142 дәгъва юлладык, 444 күрсәтмә керттек, аларны карау нәтиҗәсендә 453 гражданин дисциплинар җаваплылыкка җәлеп ителде.
Прокуратура инициативасы буенча 208 кеше административ җаваплылыкка тартылды, тугыз тикшерү материалы буенча 11 җинаять эше кузгатылды.
Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау өлкәсендә закон бозуның 1059 очрагы, шулардан 308е — хезмәт хокуклары, 82се — торак хокуклары, 115е сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокуклар сакланмавы белән бәйле.


Торак‑коммуналь хуҗалык өлкәсендә — 574 хокук бозу очрагы, нәтиҗәдә 153 кеше җаваплылыкка тартылды. Икътисад өлкәсендә — 866 хокук бозу очрагы, шуларның иң күбе — 314 очрак — дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуга бәйле.
Прокуратураның контроль зонасына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү керә. Ел дәвамында бу өлкәдә 177 хокук бозу очрагы бил­геле булды, судка 32 дәгъва юлланды, прокурор тәкъдиме буенча 25 гражданин җаваплылыкка, шул исәптән алты кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.
Шулай, шәһәр территориясендә урнашкан Ык елгасы аша күпер тик­шерелде, ул капиталь ремонтка мохтаҗ дип табылды һәм ябылды. Тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калу максатында прокуратура кисәтү игълан итте һәм БР Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе адресына закон бозу һәм объектны реконструкцияләү өлешендә учреждениенең гамәлдә булмавы турында күрсәтмә кертте. Таләпләр үтәлмәү сәбәпле, прокуратура Уфа судына дәгъва белдерде, ул учреждениене ремонт ясарга мәҗбүр итте.
Балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау һәм аларның мәнфәгатьләрен үтәү даими конт­рольдә тора. Тикшерүләр 889 хокук бозу очрагын ачыклады, шуларның 487се — мәгариф турындагы законнар белән бәйле. Җаваплылыкка 29 кеше тартылды.
Прокуратура ятим балаларның торак хокукларын бозуның 36 очрагын ачыклады, суд тарафыннан каралган прокурор дәгъваларыннан 16 эш канәгатьләндерелде.
— Прокурорлар ришвәтчелеккә каршы көрәштә нинди көч куя?
— Прокуратура бу мәсьәләне даими рәвештә контрольдә тота, коррупция эшчәнлеге нәтиҗәләрен киметү өчен кирәкле чаралар күрә, муниципаль хезмәткәрләргә карата аларның керемнәр белән бәйле белешмәләр бирүенең дөреслегенә тикшерүләр үткәрә. Әйтик, хезмәткәрләр белмәү яки ният белән үз карамагында булган күчемсез милек объектларын, акчалар булган исәп‑хисап банк счетларын күрсәтмәгән очраклар ачыкланды. Болар барысы да, бил­геле булганча, коррупцион хокук бозу составын тәшкил итә. Ведомство боерыклары нигезендә без тикшерергә тиешле шәһәр хакимияте, полиция, күзәтчелек органнары адресына тәкъдимнәр кертелде. Иң эре эшләр арасында — зур һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп, Эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәренә карата җинаять эшен судка тапшыру тора. Бу эш әле тикшерелә, ахыргы хөкем чыгарылмады.
Бер ел эчендә 83 хокук бозу очрагы ачыкланды, 63 кеше җаваплылыкка тартылды.
— Гәзит битләрендә, социаль челтәрләрдә чыккан мәкаләләр прокуратура тикшерүе өчен сәбәп була аламы?
— Массакүләм мәгълүмат чаралары аша уза торган барлык резонанслы вакыйгалар, мәгълүматлар ведомство хезмәткәрләре конт­ролендә. Белешмәләрнең чыганагын, хокук бозуларны ачык­лыйбыз һәм оператив рәвештә тикшерү оештырабыз.
— Прокуратура хезмәткәр­ләренә нинди таләпләр куясыз?
— Алар беренче чиратта намуслы, халык алдында ачык, игътибарлы булырга һәм лаеклы хезмәт итәргә тиеш.
— Халыкның ведомствога ышаныч дәрәҗәсен ничек бәялисез?
— Безнең эш нәтиҗәләренә карап анализ ясасак, югары дәрәҗәдә. Гражданнарга аларда туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз, бозылган хокукларны яклау өчен һәрвакыт зур тырышлык куябыз.
Октябрьский прокуратурасы коллективына үткән елда башкарган катлаулы, әмма сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә уңышлар телим!

Р. S. Прокуратура 2024 елда 443 җинаять эшен караган. Янауларның төп объектлары — милеккә каршы кылынган җинаятьләр, кайтарылган зыян 69 млн сумнан артык тәшкил иткән, 9 млн сум ирекле рәвештә кай­тарыл­ган, зыян күрүчеләр һәм прокурор дәгъвалары буенча суд тарафыннан 29 млн сум түләтелгән.
Cуд карары буенча 95 гражданин иректән мәхрүм ителгән.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: