Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 гыйнвар , 10:50

Юрис Миңнебаев — җиңүче!

Пластикны фандоматларга даими тапшырган өчен октябрьскийлы бүләкләнде.  

Юрис Миңнебаев — җиңүче!
Юрис Миңнебаев — җиңүче!

«Экология Т» төбәк операторы ел саен үткәрелә торган «Бүл һәм ал» акциясендә җиңүчеләрне билгеләде.

Алар арасында Октябрьскийда яшәүче Юрис Миңнебаев та бар. Шәһәр кешесе узган ел дәвамында фандоматларга 1843 тара тапшырган. Юрис Миңнебаевка истәлекле диплом һәм төбәк операторыннан бүләкләр тапшырдылар.

Акциянең максаты — калдыкларны аерым җыюны популярлаштыру, икенчел эшкәртелергә тиешле калдыкларны җыюны гамәлгә кертү. Төбәк операторы Башкортстанда яшәүчеләрне һәм шәһәр халкын фандоматлар ярдәмендә калдыкларны сортларга өнди. Исегезгә төшерәбез, Октябрьскийда челтәр азык-төлек кибетләрендә алты фандомат урнаштырылган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: