Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 декабрь 2024, 14:16

Ярдәм — янәшә

2025 ел Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм елы, ә Русиядә махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм ата‑бабаларның батырлыклары истәлегенә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде

Ярдәм — янәшә
Ярдәм — янәшә

Октябрьскийлылар махсус хәрби операция зонасына һәрвакыт ярдәм кулы сузу теләге белән яши.


Шушы көннәрдә «Оберег» төркеме базасына Люция Миннефатыйх кызы җылы эчле 10 пар галош алып килде. Сүз уңаеннан, шәһәрленең хәрбиләргә күрсәткән беренче ярдәме түгел бу, дип хәбәр итте рәхмәтле волонтерлар.

Шәһәрнең 35нче катнаш төрдәге балалар бакчасы фронт өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашты. Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләрнең ата‑аналары җылы кием, медикаментлар, ярмалар, макароннар, консервалар, шикәр һәм башка шундый озак вакыт саклана торган продуктлар җыйды. Балалар рәсемнәр, көрәшчеләргә котлау открыткалары ясады. Алар тәрбиячеләр белән җылы рәхмәт сүзләре яздылар.
«Ватанны саклаучылар» фондының Октябрьский шәһәре филиалы социаль координаторы Венера Кречетова махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: