Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 декабрь 2024, 14:11

«Туган як» кадерле безгә

Шәһәребездә татар гәзите чыга башлаганга 35 ел вакыт үтеп тә киткән. Ә бит нинди авырлыклар белән башланып киткән иде аның гомер башы

«Туган як» кадерле безгә
«Туган як» кадерле безгә

1977 елда мәдәният бүлеге җитәкчесе Алла Хәйдәрова Техниклар йортында шәһәребезнең татар җанлы актив кешелерен җыйды һәм татар оешмасы төзергә тәкъдим итте. Бу оешма татар‑башкорт иҗтимагый үзәге дип аталды. Марсель Гарипов җитәкчесе итеп сайланды. Биредә телне, динне, гореф‑гадәтләрне күтәрү өстендә эш башланды.
Шул ук елны Хәйретдин Мөҗәйне искә алу кичәсен Ренард Хантимеров оештырды. Шуннан алып Мөҗәйнең туган һәм үлгән көннәрен митинглар, концерлар белән билгеләп үтү гадәткә керде. Мәдрәсәдә татар теле курсына нигезне Халидә Хәнипова салды. Бу эшне тегү фабрикасындагы кызыл почмакта Гөлсем Мансурова алып барды. Мәктәпләрдә һәм клубларда Габдулла Тукайга багышлап кичәләр узды. Шәһәрдә татар телендә телетапшырулар да оештырылды.


Татар‑башкорт оешмасы әгъзаларына очрашу өчен урын бирелмәде. Шул сәбәпле ай саен беребезнең фатирына җыелдык.
1980 елда татар‑милли мәдәни оешмасы төзелде. Оештыру җыелышына Башкортстанның Язучылар берлеге идарәсе рәисе Равил Бикбаев, шагыйрьләр Муса Сираҗи, Ирек Кинҗәбулатов килгән иде. Яңа оешма җитәкчесе итеп филология фәннәре кандидаты, доцент, күп китаплар авторы Әхсән Кашапов сайланды.
Шушы оешма әгъзалары җыелып, «Октябрьский нефтяник» гәзите баш мөхәррире Иван Крюков янына редакциягә килде. Алар татар гәзите чыгару турында киңәш‑табыш корды. Бу эштә Рифкать Хәсәншинның тырышлыгы аеруча зур булды.


1990 елның 1 гыйн­варында «Туган як» гәзитенең тәүге санын кулга алудан барлыкка килгән шатлык хисләренең иге‑чиге булмады. Гәзитнең беренче битендә «Әйдәгез, халыкка хезмәткә! Мөхтәрәм татар‑башкорт кардәшләр, бу гәзит сезнең өчен чыга», — дип языл­ган иде. Гәзитнең бер почмагында — Салават Юлаев һәйкәле, икенче почмагында — Октябрьскийның нефть һәйкәле.
Рифкать Сәлмән улы гәзитне җитәкләп кенә калмады, үзе үк хәбәрче булып та эшләде. Наҗия апа Рәхмәтуллинаның да роле зур булды.


Ул елларда Октябрьский типографиясендә татарча хәрефләр булмау сәбәпле, редакция хезмәткәрләренә «Туган як»ны бастырырга Туймазыга йөрергә туры килде. Гәзитнең тиражын арттыру өчен йорттан‑йорт­ка йөргән чаклар да булды. Гәзит атнага бер мәртәбә ике табак булып чыкты. Аның төсле булып чыккан вакытлары да истә калган.
Татар гәзитен дөньяга чыгаруда ярдәм кулы сузган кешеләрне исемләп узу бүген аеруча урынлы. Алар — Халидә Хәнипова, Рөстәм Габделсабиров, Марсель Гарипов, Гөлсем Габделхаева, Әхсән Кашапов һәм башкалар.
«Туган як»ка ияреп, «Ык таңнары» әдәби сәхифәсе чыга башлавы да иҗади кешеләрнең иңнәренә канат куйды. Сәхифә үз эченә җирле язучыларның шигырьләрен, кыска хикәяләрен, әдәбият һәм сәнгать темаларына багышлап язылган мәкаләләрне алды.


Татар гәзите редак­циясендә узган җыелыш­ларның берсе шәһәрнең 50 еллык юбилеена багышланды. Анда Октябрьскийда иҗат итүче каләм осталарының күмәк җыентыгын бастыру турында сорау тикшерелде.
Милли басма белән даими элемтәдә торган якташлар — Шамил Мәхмүтов, Ма­һира Әлимбәкова, Миң­негаян Галиева, Сә­вия Шакирҗанова, Роза Гә­рәева, Халидә Хәнипова, Зәйтүнә Әюпова, Әминә Зиннурова, Гали Гыйззәт, Тимерҗан Идрисов, Рәзинә Сабирова, Чакмагыштан Равил Исаев. «Туган як»та Туймазы шагыйрьләренең дә иҗат җимешләренә урын табылды.


Минем үземнең дә 35 ел буена татар басмасында дөнья күргән язмаларым бер китап булып җыелды. Әле дә булса аның белән элемтәмне өзмәскә тырышам.
Бүген «Туган як» гәзите үз укучыларына атнага бер тапкыр сигез битле булып килеп җитә. Әлбәттә, җиңел чорда яшәмибез. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында да гәзитләрне саклап калганнар. Анда басылган каһарманлык турындагы язмалар фронтовиклар өчен хуплау авазы булып барып ирешкән.
Татар телен, аның динен, мәдәниятен һәм сәнгатен үз битләрендә чагылдыручы «Туган як»ны югалтмыйк! Югалту җиңел, яңадан тергезү күпкә читен.


Үткер булсын каләмнәр!
Чыга башлаганнан бирле
Алам мин «Туган як»ны.
Төрле хәбәр языла анда,
Бар хәбәре яхшы.
Бөтен шәһәргә бер гәзит,
Арттыраек тиражны.
Туган телне саклар өчен,
Алдырыйк «Туган як»ны.
Шәһәрдә күп татар яши,
Укыгыз сез гәзитне.
Үзегезгә һәм балаларга,
Чөнки ул бик кирәкле.
Гәзитченең хәбәр җыеп,
Аяклары таладыр.
Гаиләсенә һәм үзенә
Күпме вакыты каладыр...
Менә шулай җиңел түгел,
Гәзитченең шөгыле.
Ул тик тырышлыктан килә
Чын гәзитче фигыле.
Быелгы ел матур булсын,
Тыныч булсын җир галәме.
Хәбәрчегә зур рәхмәтләр,
Үткер булсын аның каләме.
Гәзиттә эшләгән кызлар
Уңганнар һәм булганнар.
«Туган як»ка 35 яшь бит!
Сезгә зур уңышлар теләп,
Котлыйм сезне, туганнар!

Рәзинә САБИРОВА, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: