Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 декабрь 2024, 13:50

Кеше язмышыдай гәзит тарихы да...

Матур гомер бәйрәме. Бер яктан, өлгергәнлек, тулысынча җитлегү чоры булса, икенчедән, көч‑дәрт, илһам ташып торган мәл

Кеше язмышыдай гәзит тарихы да...
Кеше язмышыдай гәзит тарихы да...

Чыннан да, төрле вакыйгалар, онытылмас хатирәләр чагылыш таба матбугат басмаларында. Нәкъ адәм баласы гомередәй, бер ишесе, яшен сыман ялтырап ала да, тиз арада юкка чыга, сүнә. Бәгъзесе, киресенчә, шактый еллар дәвамында укучыларын куандыра килә, яңа дуслар табуга ирешә.

Туган көн

Шөкер, милләт җанлы шәһәр­дәш­ләребез тырышлыгында, фидакарьлегендә дөнья күргән «Туган як» гәзитенең язмышы бәхетле, гомере озын булып чыкты. Татар телендәге басмабыз 2025 елда күркәм юбилеен — 35 еллыгын билгели икән ләбаса! Матур гомер бәйрәме.
Юбилей уңаеннан бераз үткәннәргә сәяхәт кылу артык булмастыр, мөгаен. Шулай килеп чыкты ки, төрле елларда «Туган як»ка җитәкчелек иткән мөхәррирләр белән эшләргә туры килде. Әлбәттә, тәүге чиратта янә Рифкать абый Хәсәншин шәхесенә игътибарны юнәлтер идем. Мәгълүм булганча, ул 2024 елда олуг юбилеен билгеләп үтте. Очрашкан саен үткәннәрне хәтерләми калмыйбыз, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләрне, басмабыз дусларын сагынып искә алабыз. Һәммәсе дә әле булса күз алдында сыман...

90нчы еллар. Җәмәгатьчелек авторларының гаять әүдем‑­җимешле чоры. Хатлар бихисап килә, каләм тибрәтүчеләр үзләре дә җае чыккан саен безгә сугыла.
Иртәдән кичкә кадәр редакциядән кеше өзелми. Баш мөхәрриребез Рифкать ага Хәсәншин һәркайсына игътибар бүлә, ашыкмый‑кабаланмый, ихластан тыңлый, киңәшләшә, фикер алыша. Каян вакыт табадыр, мәшәкате баштан ашкан югыйсә.

«Ничек барына өлгәшә, сабырлыгын җуймый, кызып та китми икән редактор?» — дип гаҗәпләнә, соклана идем еш кына. Әлбәттә, байтак тормыш‑иҗат тәҗрибәсе туплау, дин юлында булуы да ярдәм итми калмагандыр җитәкчебезгә. Алай гына да түгел, әдәбият‑шигърият сөючеләрне «Ык таңнары» берләшмәсенә туплау­чы да әле ул. Гәзит каршында эшләп килүче оешма күп кенә авторларга башлап юл ачты, иҗат серләренә төшенергә булышты. Афәрин хөрмәтле остазыма, хәерле озын гомерләр!

Икенче мөхәрриребез — Мөсәвир Камалетдинов. Ай‑һай җитез‑өлгер иде дә соң!
Гелән хәрәкәттә. Редакциянең матди хәлен яхшыртуда өлеше зур булды аның. Сүз ирегенә шулай ук лаеклы урын бирелде. Заманча, фәһемле рубрикалар арта төште.
Укучылар хәтерлидер, «Таныш булыйк» рубрикасы астында байтак кызыклы шәһәрдәшләребез белән очрашу мөмкинлегенә ия булдык. Җәмәгатьчелек хәбәрчеләре, күптөрле һөнәр вәкилләре (яше дә, өлкәне дә) активлыгын югалтмады, үзләре үк фәһемле‑гыйбрәтле темалар тәкъдим итте. Төрле төбәкләргә сәяхәт кылу тәэссоратлары белән бүлешү‑уртаклашу форсатыннан да читләшмәдек. Гәзит сәхифәләрен ярыйсы баета, яңарта иде бу, әлбәттә.

Чираттагы мөхәрриребез... Зөлфия Сафуанова. Шаян‑җор, шул ук вакытта туры сүзле, кеше хәленә керә белүче. Ана телен бар булмышы белән тирәнтен тоемлаучы.
Ифрат иртә өзелде чәчәктәй гомере... Һаман булса күз яшьләрсез искә алалмый аны тугры гәзит дусларыбыз. Тәү нәүбәттә шигъри күңелле якташларны берләштерүче, сихри иҗат галәменә сукмак салучы сыйфатында танылды ул. Күпмесенә шигъри җыентыклар чыгарырга ярдәм итте, үтенечләрен канәгатьләндерергә омтылды, иҗат нечкәлекләрен аңлатуга, җиткезүгә иреште.

«Зөлфия Фрил кызы үзе шигырь язмаса да, шигъриятне йөрәге аша үткәрә, аңлый иде...» — инде үзе дә мәрхүм каләмдәшебез Тимерҗан ага Идрисов хатирәләреннән әлеге сүзләр. «Ике мөхәррир Рифкать Хәсәншин һәм Зөлфия Сафуанова, шулай ук «Туган як» гәзите ярдәмендә ана телемне камилләштердем», — дип еш кына ассызыклый иде олпат шәһәрдәшебез, тыныч йокласын...
Юлия Дәүләтбаева баш мөхәррир вазыйфаларын башкарганда исә гәзитебез янә яңару, чәчәк ату чорын кичерде. Гәзит нәшер итү өчен җиңелдән түгел иде ул чаклар... «Әле искә төште яңа эшкә керешкән мизгелләр, — дип хәтерли Юлия ханым. — Октябрьскийга эшкә тәгаенләделәр. Һичкемне белмим... Иң беренче булып редакциягә Миңниса апа Латыйпова килеп керде.

«Акыллым, син берүк ташлап китә күрмә бу гәзитне, без аны көчкә юллап ачтык, башта авыр булыр, әмма без сиңа ярдәм итәрбез», — диде ул. Сүзендә торды, ихлас рәхмәтлемен. Гомумән, эшләү дәверендә ныклы терәк булган, тыгыз‑нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән иҗатташ дусларны оныт­мыйм, һәрчак ихтирам б­елән искә алам».

Интернет даирәсе киңәя баруга карамастан, гәзит яшәде, тыелгысыз рәвештә алга таба атлады. Төрле дәрәҗә иҗади бәйге‑конкурсларда катнашу, җиңү яулаулар да ышаныч‑өмет хисен арттыра иде, билгеле. Хәзерге вакытта Юлия Рамазан кызы «Ютазы таңы» гәзитендә баш мөхәррир, армый‑талмый халыкка хезмәт итү юлында.
... Әйе, күпме еллар узган, сулар аккан «Туган як»ның тәүге карлыгачы очуга, беренче саны дөнья күрүгә. Мөхәррирләрдән тыш, никадәр хәбәрчеләр хезмәт салган, лаеклы өлешен керткән гәзит чыгаруга. Һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас эз калдырган.

Татар телендәге басмада эшләүнең янә бер аермалы ягы — тәрҗемәче сыйфатында үзеңне сынау, осталыгыңны чарлау. Тәү карашка гына ансат кебек бу. Шактый ныкышмалылык, автор сүзенә сакчыл караш тәрбияли тәрҗемә, ярыйсы түземлек тә таләп итә. Аның каравы, өстәмә һөнәргә ия буласың, белем дәрәҗәңне, сүз байлыгыңны арттырасың. Кыскасы, милли басмадагы хезмәттәшлек һәрьяклап отышлы, минемчә. Яшь буын вәкилләренә дә иңдерәсе иде шул хакыйкатьне, саклыйсы иде ана теленә, мәдәниятенә, халкыбыз тарихына тирәнтен сөю‑ихтирам хисен. Заманча технологияләр кысрыклавында басма әсәрләр яшәвеннән туктамас, киләчәге якты‑өметле булыр, дигән ышанычта калыйк, җәмәгать.

Күпме кешенең күңел‑йөрәк җылысы, хыял очышы, зирәк аң тирәнлеге тупланган ич аларда. Тормыш үзе үк исбатлый моны. Валлаһи, кулыңа яңа гына табадан төшкән, кем әйтмешли «тере‑җанлы» басманы алып, тулысынча моң‑аһәң, шигърият дөньясына чумуга ни җитә! Интернет бирә алмый мондый гаҗәеп, сихри халәтне. Шулай икән, «Туган як» та бу җәһәттән искәрмә булмас, сынатмас, олысын‑кечесен сөендерер, ары таба да шатлык тулы юбилей бәйрәмнәрен билгеләр, дигән өметтәбез.

Барысы да алда әле, фикердәшләр, теләктәшләр. Яшь һәм булдыклы баш мөхәррир Аида Ханнанова җитәкчелегендә ныкышмалы хезмәт куйган бүгенге «Туган як» коллективына исә киләчәктә дә зур уңышлар, иҗади биеклекләр, көтелмәгән ачышлар юлдаш булсын!

Гаҗәеп хис‑тойгылар кичерергә туры килде әлеге язманы теркәү барышында. Күпме хатирәләр... Нинди генә хәлләр булмады да, кемнәр белән генә очраштырмады язмыш юллары. Яшерен‑батырын түгел, шатлыклы вакыйгалар да, җан әрнеткәннәре дә җитәрлек хәтер сандыгында. Әмма тормыш шулай корылган ки, адәм баласы күңелендә уңай мәлләр ешрак урын алучан. Байтак гомер узуга карамастан, ихлас, эчкерсез, олы йөрәкле мәкалә геройларың онытылмый, якты маяктай яши бирә, сагындыра, юксындыра. Гәрчә күпләре инде фани дөнья белән хушлашса да... Бигрәк тә Бөек Ватан сугышында катнашкан олуг фронтовик абый‑апалар турындагы хатирәләр җуелмый. Мин эшли башлаганда күбесе исән иде әле аларның. Бихисап мәкаләләр, очерк­лар язылды ул чорда. Әйткәндәй, үтә тыйнак, ягымлы, ачык йөзле, яхшы мөгамәле буларак истә калган яугир әңгәмәдәшләрем. Бүген исә тиңдәшсез батырлык эстафетасы махсус хәрби операциядә катнашкан, кыюлык, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәткән яшьләребез кулында. Сер түгел, үзгәртеп кору еллары сәбәпчедерме, «хәзерге яшьләр артык кыенлыкларга түзәлмәс, заманасы, тәрбиясе башка», дигән гыйбарә яшәп килде. Чынга ашмады. Лачындай егетләребез исбатлады ул фикернең ялгышлыгын. Үз‑үзләрен аямый, ил сагында уяу тора геройлар. Ата‑бабалар рухына тап төшермиләр, горурланабыз! Һәм әлеге вакытта сугышчыларыбыз, аларга кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга омтылучы якташларыбыз хакындагы басмаларның күпләп дөнья күрүе һичшиксез үзен аклый, барча милләт халкын берләштерә, йодрыктай туплый. Кайчандыр ялкынлы шагыйрь Владимир Маяковский әйткәнчә, «каләм штыкка тиңләшә». Матбугат басмалары өчен ифрат җаваплы, әһәмиятле вакыт, әлбәттә. Үткер‑тапкыр сүз осталары, битарафлыкны сөймәгән ялкынлы патриот замандашлар янә алгы сызыкта. Барысы да Бөек Җиңү мәнфәгатендә!


Истә, барсы да истә

Рифкать Хәсәншин: Форсаттан файдаланып, 2024 елда билгеләнгән татар‑башкорт халык театры юбилеена бәйле, Шамил абый Мәхмүтов турындагы хатирәләрем белән уртаклашмакчымын. «Туган як» гәзите чыга башлаганчы без аның шигырьләр язганын белми дә идек. Халык театры режиссеры гына түгел, чын мәгънәсендә сәләтле шагыйрь дә булган икән ул. Гәзит нәшер ителүнең тәүге көннәреннән үк диярлек, шигырьләрен безгә җибәрә башлады. Бик матур, соклангыч, күңелгә ятышлы иде әсәрләре. Гәзиттә күпләп басылды, иҗат җимешләре дөнья күргән саен ихлас куана иде ул...
Хәтердә, «Туган як»ның кайсыдыр бер санын, Шамил абый юбилее уңаеннан, тулысынча аңа багышладык, иң яхшы шигырьләрен бирдек. Әсәрләрен туплап, җыентык чыгарырга да хыял йөрткән күрәсең шәһәрдәшебез. Мин эшләгән чорда чыгарып булмады. Зөлфия Сафуанова гамәлгә ашырды ул хыялны. Аның ярдәмендә җыйнак кына шигырьләр җыентыгы басылды...
Әйтер теләгем — Шамил ага Мәхмүтовның тәрҗемәи хәле үзе үк бер әсәр язарлык, фәһемле дә, кызыклы да. Аның кебек милләт җанлы шәхесләр хакындагы истәлекләр онытылырга тиеш түгел, минемчә.

 

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: