-6 °С
Болытлы
Уфада «Елның иң яхшы табибы — 2024» Бөтенрусия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Безнең шәһәрнең 1нче хастаханәсендә эшләүче Вадим Занега «Иң яхшы хирург» номинациясендә икенче урынны алды. Үз эшенең чын остасы һәм зур тәҗрибәле табибка бүләкне БР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков тапшырды.