Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 декабрь 2024, 13:45

Бердәм гаиләдәй

Милли мәдәниятләр үзәгендә шәһәр хакимияте, хокук саклау органнары, социаль учреждение вәкилләре хәрбиләрнең туганнары белән очрашты. Чарага кыска вакытлы ялда булган яки запаска җибәрелгән махсус операциядә катнашучылар да чакырылды.

Бердәм гаиләдәй
Бердәм гаиләдәй

Шәһәрлеләр үзләрен борчый торган проблемалар, шул исәптән социаль ярдәм чараларын алганда туа торган сораулар турында сөйләделәр. Аларны медицина ярдәме күрсәтү, түләүләр һәм җир кишәрлекләре алу, туганнары хезмәт итә торган хәрби бүлекчәләргә посылкалар җибәрү мәсьәләләре кызыксындырды.


Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин СВО ветераннары таныклыкларын алу, яралыларга һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә түләүләр тәртибен аңлатты. Ул шулай ук хәрби частьларны хәрби хезмәткәрләрнең үз белдеге белән калдыруы һәм мондый җинаять өчен җаваплылык темасына кагылды. Валерий Мөсәгыйть улы шәһәр халкына мөрәҗәгать итте: әгәр аларның хезмәт узучы туганнары берничә көн дәвамында элемтәгә чыкмаса, хәрби частька запрос язу өчен, кичекмәстән хәрби комиссариатка килергә кирәк.


Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский ассызыклаганча, әгәр хәрби хезмәткәрләрнең яки аларның туганнарының хокуклары бозыла торган вәзгыять килеп чыкса, шунда ук чаралар күрергә һәм тиешле хезмәтләргә, шәһәр хакимиятенә яки социаль координаторга мөрәҗәгать итү зарур.
«Ватанны саклаучылар» фон­дының СВО ветераннарына, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү, барлык тиешле чараларны алуда булышу, медицина ярдәме күрсәтү, яралыларны тернәкләндерү, ветераннарны укыту һәм эшкә урнаш­тыру турында җирле филиалның социаль координаторы Венера Кречетова хәбәр итте.
Суд приставлары хезмәтенең Октябрьский шәһәр бүлеге начальнигы урынбасары Вячеслав Титов кредитор бурычы булган махсус операциядә катнашучыларга карата башкару эшен туктату тәртибе турында мәгълүмат җиткерде.


Сөйләшүнең аерым темасы мошенниклык булды. Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Төхбәтуллин җинаятьчеләрнең аеруча популяр манипуляцияләре һәм гражданнарны, шул исәптән СВОда катнашучыларны һәм аларның туганнарын алдау схемаларын аңлатты.


— Бүген фронтка ярдәм итүдән дә әһәмиятлерәк бурыч юк, — диде Алексей Пальчинский. — Сугышчылардан еш кына теге яки бу җиһазларга запрослар килеп тора һәм шәһәр мөмкин кадәр якташларның үтенечен үтәргә тырыша. Икенче мөһим бурыч — гаиләләргә ярдәм итү.
Алексей Евгеньевич ассызыклаганча, проблемалар туа калса, солдатларның туганнары ярдәм сорап җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә ала, һәм мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: