Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 декабрь , 09:24

Яшь армиячеләр сафы артты

РФ Конституциясе­ көнендә Патриотик тәрбия үзәгендә мәктәп укучыларын тантаналы рәвештә «Яшь армияче»нең җирле бүлекчәсе сафларына кабул иттеләр. 25 укучыга хәрби‑патриотик иҗтимагый хәрәкәт билгеләре тапшырылды.

Яшь армиячеләр сафы артты
Яшь армиячеләр сафы артты

Байракларны алып чыкканда малайлар һәм кызлар Русия һәм Башкортстан гимннарын башкардылар. Соңыннан яшь армияче буларак ант бирделәр, тантаналы рәвештә үзләрен Ватанга хезмәт итүгә әзерләргә вәгъдә иттеләр.
Укучыларга «Яшь армияче» күкрәк билгесен Оренбург казак гаскәренең Уфа-Табын аерым казак җәмгыяте атаманы Максим Дементьев һәм офицерлар берлеге рәисе урынбасары Ришат Нәбиуллин тапшырды.
— Киләчәктә сез Ватанны саклаучылар булачаксыз. Моның өчен сезгә яхшы укырга, үзегезне физик яктан чыныктырырга кирәк. Сез сыйныфташларыгыз, бөтен яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш, — дип билгеләп узды Ришат Нәбиуллин.
Максим Волковның «Яшь армияче» сафларына керүенә әтисе үрнәк булып тора.
— Ул моңа патриотик рухта якын килә. Максим — тарихи олимпиадада катнашучы, узган елны ул «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» олимпиадасының республика этабында җиңү яулады, — дип сөйләде Оренбург казак гаскәренең Уфа‑Табын аерым казак җәмгыяте штабы начальнигы Антон Волков.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: