Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 декабрь , 09:50

Яңа ел чыршысын ничек сайларга?

Урман гүзәлен сатып алганда, агачның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк: ылыслары бераз майлы, ачык яшел төстә, шактый сыгылмалы булырга тиеш, димәк, ул югары сыйфатлы агач.

Яңа ел чыршысын ничек сайларга?
Яңа ел чыршысын ничек сайларга?

Агачның кәүсәсенең киселгән урыны чиста, аның кырыйлары кара төстә булырга тиеш түгел — болай булган очракта чыршы авыру яки күптән киселгән булып чыга. Сәламәт чыршының кәүсәсе тигез һәм туры, ярыксыз булырга тиеш. Кабыгында күгәрек һәм кара таплар булырга тиеш түгел. Ә менә сумала булуы, киресенчә, яхшы билге: бу агачның сыйфатлы һәм сәламәт булуы турында сөйли. Сәламәт агачтан чын ылыс исе килергә тиеш. Шулай ук аскы ботакларына да игътибар бирергә кирәк: алар өскә караган булырга тиеш.
Чыршыны декабрь уртасында махсус базарла­рда сатып алу ях­шы­рак.


Раштуа агачларын һәм киселгән ботакларны үз эченә алган барлык яңа ел табигый материалы фитосанитария куркынычы тудыра торган продукция булып тора, ул мәҗбүри тикшерелергә һәм сертификацияләнергә тиеш. Контрольсез әйләнештә була алмый, шуңа күрә Раш­туа агачларын сату белән шөгыльләнүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: карантин фитосанитария зоналарыннан чыгару көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән расланган элект­рон документ нигезендә генә тормышка ашырыла. Карантин сертификаты алу өчен гражданинга, шәхси эшмәкәргә яисә юридик затка Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә документлар пакеты бирергә кирәк. Әлеге пакетка карантин сертификаты бирү турында гариза керә, ул үз эченә карантинга бәйле йөкне алучының һәм җибәрүченең исеме һәм урыны, йөкнең исеме һәм аның күләме турында белешмәләрне, транспорт чарасы турында мәгълүматны, карантин астындагы йөкнең карантин фитосанитар торышы турындагы бәяләмәне ала. Күрсәтелгән гаризаны дәүләт хезмәтләре яки «Аргус‑Фито» ФГИС программасы аша бирергә мөмкин.


Сайлап алынган үрнәк­ләрне, тапшырылган документларны тикшерү, анализлау һәм продукциянең фитосанитар торышы турындагы бәяләмә нигезендә карантин сертификаты бирелә.
Әлеге документны рәсми­ләштерү, карантиндагы продукцияне чыгару яки күчерү тәртибе турында консультацияне, шулай ук Башкортстан Республикасы территориясендә урнаштырылган карантин фитосанитар зоналар турындагы мәгълүматны 8(347) 232‑92‑90 телефоны буенча белешергә мөмкин.

 

Фәйрүз ДӘҮЛӘТБАЕВ, БР буенча Россельхознад­зор идарәсенең дәүләт инспекторы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: