Кыска вакытлы ялга кайткан ил сакчысы кызы Лиза дәресенә кереп чыгарга булган.
Машина йөртүче булып хезмәт итүче сугышчы үзе турында сөйләүне истәлекләрдән башлады. Юрий үзе дә 9нчы мәктәпне тәмамлаган, гади егет булып үскән. Ишегалды футболы белән мавыккан, гитарада уйнаган.
Ветер сыйныфташлары белән дуслыкны еллар узып та югалтмаган һәм балаларга да шуны ук теләде.
Бүгенге хәрби вәзгыятьне беренче сыйныф укучыларына аңлатып, хәрби хезмәткәр болай диде:
— Исегездә тотыгыз — мәктәптә алган икелене төзәтеп була, ә менә тормыш хаталары бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Сез хәзер үк белеп торырга тиеш: фашизм Украинага килеп җитте. Һәм ул монда ук килеп җитмәсен өчен, безгә бу начар егетләр белән аңлашырга туры килә.
Мәктәп укучыларына сугышчы турында барысын да белү кызык булды: Ветер балачакта кем булырга теләгән, нинди хайваннарны яраткан, аңа нинди ризык күбрәк ошый...
— Миңа мәктәптә эремчек запеканкасы бик ошый иде. Ә хәзер мин күпләрнең мәктәптә ашарга теләмәве турында ишетәм. Ашарга кирәк, сезгә андый мөмкинлек бирәләр. Хәрби хәрәкәтләр зонасында мондый рәхәт шартларны ныграк бәяли башлыйсың. Тушенкалы перловка, әйтергә кирәк, бик тәмле ризык. Шуның өчен генә дә армиягә барырга кирәк. Әгәр пешекче эшли торган кыр кухнясы белән янәшә эләгә алсаң, бик яхшы. Тик кайчагында беркем дә бернәрсә дә әзерләми, үзең белән алганны ашыйсың. Өйгә кайткач нәрсә генә ашама, барысы да бик тәмле тоела, — дип сөйләде сугышчы.
Хәрби хезмәткәр кече сыйныфларда укыганда музыка мәктәбендә фортепиано белән мавыгуы, ә югары сыйныфларда машиналарны ремонтларга өйрәнүе турында бәян итте. Яраткан мәктәп фәне — тарих, һәм Ветер аны өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады.
Якташыбыз үзенең позывноеның гел уйламаган җирдән барлыкка килүе турында да сөйләде:
— Безгә тиз генә позывнойлар уйлап табарга кушылды. Бу вакытта урамда басып тора идек, мин шапкасыз, җил исә... Ветер — башка килгән беренче уй. Мин автомобиль взводында хезмәт итәм, машиналар күп. Хәтта танкта да йөреп карарга насыйп булды.
Махсус хәрби операциягә юл тотканчы, шәһәр кешесе нефтьче булып эшләгән. Ул нефть университетын тәмамлаган, шунда төп һөнәр алган. Кораллы низаг зонасына үз теләге белән киткән.
— Өйдә утырып, телевизор карау һәм анда миннән күпкә яшьрәк, гомумән тормышта бернәрсә дә күрмәгән егетләрнең баруын күрү яхшы түгел. Ходай сакласын, ул явыз көчләрнең монда килеп җитүе дә ихтимал. Моңа каршы берни дә эшләмәгәнеңне аңлап яшәргә ярамый, — диде сугышчы.
Юрийның ике медале бар — махсус операциядә катнашкан өчен һәм махсус шартларда хезмәттәге уңышлары өчен.
Төп талисманы — күкрәк тәресе. Ә сугышчы куртка кесәсендә саклый торган беләзекләрне һәм хатларны аңа кызы тапшырган.
— Хатлар языгыз, ни уйлыйсыз, шуны языгыз. Солдатларга балалар язган хатлар, бигрәк тә беренче сыйныф укучыларыннан хатлар кабул итүе бик ошый. Тик кемдер әйтеп торганны язмагыз, үзегезнең күңел түреннән чыккан сүзләрне языгыз, — дип киңәш итте Ветер.
Очрашу ахырында балалар хәрбигә очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерделәр һәм, ул хезмәттәшләренә тапшырсын өчен, хатлар язарга вәгъдә иттеләр. Сүз уңаеннан, сугышчы үзе дә мәктәпкә буш кул белән килмәгән булып чыкты — беренче сыйныф укучыларын шоколадлар белән сыйлады.
Анастасия АВЕРИНА