Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 декабрь , 09:41

Һәрвакыт ярдәмгә киләләр

«Яхшы балыкчы» клубы махсус операциядә катнашучының гаиләсенә булышкан.

Һәрвакыт ярдәмгә киләләр
Һәрвакыт ярдәмгә киләләр

Клуб вәкил­ләре сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Илдар Булатовның әти‑әнисе йортына кышка утын әзерләүдә ярдәм итү өчен килделәр.
Әти кеше Гаяз Хәсәно­вичтан сугышчы улы турында күбрәк белдек.


— 2023 елда Илдар Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде һәм махсус операция зонасына китте. Аның карары нык булган. Безне борчуга салмас өчен, үзенең карары турында алдан сөйләп тормады, «Сугыш барганда мин өйдә утыра алмыйм», — дигән язу гына калдырды...

Булатовлар гаиләсенә китерелгән бүкәннәрне «Берегиня» волонтерлар төркеме вәкилләре берничә сәгать эчендә ярып бирде.


«Яхшы балыкчы» чаты администраторы Валерий Денисов Булатовларга киләчәктә дә аларга мөрәҗәгать итәргә оялмаска кушты:
— Без хәзер махсус операция сугышчыларының гаиләләренә никадәр авыр булуын аңлыйбыз, шуңа күрә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мөрәҗәгать итегез, тартынмагыз, килербез. Анда, алгы сызыкта, безнең ир‑егетләр бердәм фронт булып дәүләт мәнфәгатьләрен яклыйлар, ә без монда аларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бердәмлектә — безнең көч! Һәм шулай гына без җиңүгә ирешә алачакбыз.

 

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: