Соңгы ике айда гына да шәхси хуҗалыклар территорияләрендәге мунчаларда 11 янгын чыккан, узган атнада Буровиков һәм Тарасов урамнарында шундый ук ике янгын теркәлгән.
Күпчелек очракта ут чыгуның төп сәбәбе булып мич җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу тора, дип хәбәр иттеләр Октябрьский шәһәре буенча гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсендә.
Идарә җитәкчесе Руслан Шәрипов фаҗигане булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде:
— Һәр җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне һәм төтенгечләрне чистартырга, ремонтларга барлыкка килгән ярыкларны күреп булсын өчен, известь яки балчык эремәсе белән агартырга һәм аларны ямарга кирәк. Мич һәм төтен торбасы агач чорма яки кат аралары белән тоташкан урыннардан кирпеч калынлыгында аерылып торырга тиеш. Ягыла торган мичләрне караусыз яки кечкенә балалар карамагында калдырмагыз, мичләрне яндыру өчен янучан һәм тиз кабынучан сыеклыклар кулланмагыз!
Кагыйдәләр буенча теләсә нинди мич мөстәкыйль фундаментлы булырга һәм агач конструкцияләргә тоташмаска тиеш. Мич алдындагы агач идәнгә 50х70 см зурлыктагы металл табак беркетергә кирәк. Мичне кыздырмас өчен, аны көнгә ике‑өч тапкыр һәм сәгать ярымнан да артык түгел вакыт дәвамында ягарга киңәш ителә. Йокларга өч сәгать кала мич ягуны туктатырга. Ягыла торган мичтән йорт җиһазлары, пәрдәләр ярты метр читтә булырга тиеш. Мич салырга яки аны ремонтларга бары тик белгечләрне генә җәлеп итегез.
Мичләрне файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 5000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф төрендәге административ җаваплылык каралган.
Елена КРЮКОВА