— Безнең волонтерлар бу юлы хоккейга билетлар уйнатуда катнаша. Шулай итеп безне эшебез өчен бүләклиләр, — дип билгеләп үтте иреклеләр кураторы, Милли мәдәниятләр үзәгенең «Путь к себе» һәвәскәрләр клубы җитәкчесе Елена Вәлиәхмәтова.
Акциядә катнашырга теләүчеләр арта төшкән. Шәһәр халкын хәйриячелек турында мәгълүмат белән 9нчы мәктәп укучылары һәм Октябрьский нефть көллияте студентлары таныштырган.
— Ни өчен монда җыелуыбыз турында фикер алыштык. Мохтаҗ кешеләр азрак, ә ярдәмчелләр күбрәк булуын телим. Кешеләр яхшы эшләргә үз вакытларын сарыф итәргә курыкмасын иде. Моннан тыш әлеге игелекле акциядә үзебезнең дә, башкаларның да кәефен күтәрү өчен катнашабыз, — дип өстәде Елена.
Игелек кәрзиннәре сатып алучылар салган азык-төлек белән санаулы минутлар эчендә тулыланган. Акциядә сатучылар үзләре дә катнашкан. Битараф булмаган октябрьскийлылар тырышлыгы белән ике көн эчендә 500 кг азык-төлек җыелган.
— Бу юлы «Игелек кәрзине» аеруча уңай узды. Сатучылардан безне сатып алучыларның көн элгәре эзли башлавы һәм акциянең кайчан булачагы белән кызыксынулары хакында белдек. Октябрьский — яхшы кешеләр шәһәре, — диде канәгатьлек хисе белән Елена Вәлиәхмәтова.