Дүшәмбе көнне «Дор-СтройРемонт» җәмгыяте хезмәткәрләре агымдагы елда беренче тапкыр күпләп яуган кар белән очрашты. Юлларны чистартуда көчәйтелгән режимда 16 кар җыю машинасы эшләде.
Беренче чиратта юлчылар интенсив транспорт йөри торган урамнарны кардан чистарттылар. Бер үк вакытта предприятие бригадалары тукталыш комплексларын, тротуарлар һәм җәяүлеләр юлларын кар өемнәреннән азат иттеләр.
— Һава шартлары аркасында без үзәк мәйдандагы Яңа ел шәһәрчеге өчен боз әзерләүне туктаттык, бөтен көчебезне шәһәрне кардан чистартуга юнәлттек. Предприятие арсеналында 22 берәмлек кар җыю техникасы бар, һәм без аларның бөтенесен дә куллана алыр идек, тик механизаторлар җитми. Кадрлар кытлыгы эшне катлауландыра һәм оперативлыкка йогынты ясый, — диде «ДорСтройРемонт» прорабы Радик Мәҗитов.
Тиеш булмаган урыннарда калдырылган шәхси транспорт кайбер участокларда эшләргә комачаулый. Алар махсус техникага Ленин проспектындагы, Девонская, Кувыкин, Королев һәм башка урамнардагы керү урыннарын сыйфатлы итеп чистартырга мөмкинлек бирми.
Механизаторларның тәүлек буе эшләвенә карамастан, Октябрьскийда кар җыю бер көн эчендә генә тәмамлана алмый. Ишегалды юллары, үтәли юллар якын көннәрдә чистартылачак. Шуннан соң кар өемнәрен шәһәр читенә чыгаруга керешәчәкләр.
Надежда КАЗАКОВА