Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 декабрь , 17:04

Дуслык телләре

Шәһәрдә халыкларның һәм анда яшәүче этник төркемнәрнең телләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.

«Башкортстан Республикасы халкы телләре турында»гы БР Законын гамәлгә ашыру комиссиясенең чираттагы утырышында узып бара торган елга йомгак ясалды һәм 2025 елга эш планы расланды.
2024 елда урам исемнәрен, күрсәткечләрне, аншлагларны һәм башка күрсәтмә текст мәгълүматларын рәсмиләштерүдә хаталарны ачыклау буенча административ комиссиянең эше турында административ комиссия рәисе урынбасары Филүс Газизов сөйләде. Ул искәрткәнчә, башкорт телендә визуаль мәгълүмат тексты кагыйдәләр буенча сулдан яки өстән, рус телендә уңнан яки астан урнашырга һәм зурлыгы буенча бертөрле хәрефләр белән башкарылырга тиеш.


— 2024 елның 11 ае эчендә административ комиссия юл күрсәткечләрен, торак пунктларның, урамнарның исемнәрен, предприятие, учреждение һәм оешмаларның элмә такталарын рәсмиләштерү стандартлары турындагы нигезләмәне бозу буенча 13 эшне карады, тикшерүдә шулай ук берничә эш кала. Вазыйфаи һәм юридик затлар җаваплылыкка тартылды, — дип билгеләп үтте докладчы.
Филүс Газизов сүзләренчә, урам һәм объект күрсәткечләрендә төп хаталар — башкорт теленә тәрҗемә булмау яки аның дөрес ясалмавы.
Башкорт теле көненә багышланган чаралар белән мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева таныштырды. Бәйрәм ункөнлеге вакытында гомуми белем һәм мәдәният учреждениеләрендә башкорт телен һәм башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклау­га юнәлдерелгән концертлар, дәресләр, конкурс­лар, күргәзмәләр һәм акцияләр узган.
Мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Латыйпова укыту һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә Башкортстан халыкларының дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту, шулай ук республиканың дәүләт телләрен саклау һәм үстерү чаралары турында сөйләде.


Октябрьскийның 30нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче 46 бала башкорт телен, 4нче һәм 29нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 67 бала татар телен өйрәнә.
Бу уку елында укучыларның дәүләт рус телен өйрәнү күләме — 100 процент, башкорт телен өйрәнү 98,64 процент тәшкил итә.
Шәһәр мәктәпләрендә рус, башкорт, татар телләрен өйрәнәләр.


Шәһәрдә — 22 башкорт теле, 17 — татар теле, 82 рус теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.


2024 елдагы эшкә йомгак ясап, комиссия әгъзалары Октябрьскийда һәм республикада яшәүче халыкларның һәм этник төркемнәрнең телләрен саклау һәм үстерү өчен шәһәрдә барлык шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр. Алар — эшләп килүче милли берләшмәләр, уза торган мәдәни чаралар, балаларның туган телләрен, ата‑бабаларының гореф‑гадәтләрен һәм тарихын өйрәнүе...
Бу юнәлештәге эш утырышта кабул ителгән план нигезендә 2025 елда да дәвам итәчәк.
Рус һәм башкорт телләрендәге элмә такталарында, юл күрсәткечләрендә, урам, тукталыш исемнәрендә һәм башка язмалардагы хаталар турында «Город без ошибок. Башкортостан» чат‑ботында хәбәр итегез: t.me/bashnamebot.


Хата турында хәбәр итү өчен төгәл адресны күрсәтергә һәм мөмкин булганча фото беркетергә кирәк. Хәбәр автомат рәвештә Башкортстан төбәге белән идарә итү үзәгенең «Инцидент‑менеджмент» системасына эләгәчәк. Чат республика Хөкүмәте йөкләмәсе буенча үзәк тарафыннан булдырылган.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: