Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 декабрь , 16:46

Бердәмлек чоры

Гаилә елын рәсми ябу тантанасына әверелгән «Нык гаилә — көчле Русия» концертына күпсанлы кунаклар җыелды. Чара шәһәр Мәдәният йортында узды.

Бердәмлек чоры
Бердәмлек чоры

Русиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел күпләр өчен якын мөнәсәбәтләрнең кыйммәте һәм бер-берсе турында кайгырту кирәклеге турында искә төшерде.


Ел дәвамында Октябрьскийда гаилә темасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән спорт һәм мәдәни чаралар, конкурслар һәм ярышлар узды. Бу ел чын бердәмлек чоры булды.
Узып бара торган Гаилә елына йомгак ясаган хакимият башлыгы Алексей Пальчинский­ гаиләләрдә үзара ихтирам саклануын, балаларга илнең лаеклы гражданнары булырлык итеп тәрбия бирелүен теләде һәм бүләкләр тапшырды.


Гаилә кыйммәтләрен саклап калган, шулай ук балаларын Русиянең чын гражданнары итеп тәрбияләгән өчен Илгизә һәм Салават Сафуанов­ларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Зәйнуллиннар һәм Миңнуллиннар гаиләләре «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсы республика этабының «Традицияләрне саклау­чы гаилә» номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Шул ук бәйгедә «Күп балалы гаилә» номинациясендә каралган бүләккә Сөләймановлар гаиләсе лаек булды.


Тантана иҗат коллективлары чыгышы белән тагын да бизәлде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: