Җыр — кешенең юлдашы, дип юкка гынә әйтмәгәннәрдер бит. Кемдер хисләнеп тыңлый аны, кемдер табын артында һәм сәхнәләрдә башкара. Ә кайсылары җыр, музыканы үзе иҗат итә.
Үзешчән композитор, җыр текстлары авторы, аккордеончы, укытучы, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әкрам Сөнәгать улы Даутов шундый кешеләрдән булды.
14 ноябрьдә Ярмөхәмәт авылы Мәдәният йортында Әкрәм Даутов тууының 110 еллыгына багышланган хәтер кичәсе узды. Чарада Туймазыдан кызы һәм оныгы белән Заира апа Шәрипова, Мәскәүдә гомер итүче кызы Аилә Рощина, Әкрәм абыйның өч туган энесе Фиат Саяхов, районнан кунаклар һәм Кандра авыл советы җитәкчесе Рил Рәфыйков, укытучылар, Ярмөхәмәт авылы кешеләре катнашты.
Ике сәгатьлек күркәм чарада Әкрам абый ачык йөзле, шәфкатьле, ярдәмчел кеше һәм күпкырлы талант иясе буларак күз алдыбызга килеп басты. Ә сәхнә түрендә эленгән портреты, гүя чын үзе кебек, тыйнак кына тамашаны күзәтте. Сөйләнелгән сүзләр, башкарылган җырлар аның якты рухына барып ирешкәндер, мөгаен. Портреты янындагы өстәлдә узган ел кызы Аилә Әкрам кызы Мәдәният йортына тапшырган иске һәм гади аккордеоны бәйрәмнең бер күркәм бизәге булып торды.
— Әтинең язган җырларының күбесе минем күңел аша үтте. Кандрадан күчеп, Туймазыда без берникадәр вакыт икәү генә яшәдек. Төнгә каршы күп итеп шикәр салып, чәйне куе итеп эчәр иде. «Шулай баш шәбрәк эшли, кызым», — дия үзе. Иртән мин торуга аның бер җыры иҗат ителгән була иде инде. Я үзе уйнап, җырлап күрсәтә, я миннән ноталар буенча фортепьянода уйната иде, — дип искә алды Аилә ханым.
Заирә апаны исә әтисенә багышланган чараларда күргән бар иде. Ул аларда катнашып кына калмыйча, оештыру мәшәкатьләренә дә күп көч сала. Гомере буе Туймазы медицина көллиятендә латынь һәм инглиз теле дәресләреннән белем бирде ул, хәзер инде лаеклы ялда. «Сезне күргәч, әтиемнең җырларын ишеткәч, үзен күргән, аның белән аралашкан кебек булдым», — диде Заирә ханым.
Аның кызы Лилия дә бабасы белән чиксез горурлануын, ул иҗат итеп калдырган җырларны онытмаган, аны сәхнәләрдән яңгыраткан өчен якташларга олы рәхмәтен җиткерде. «Бабам да, сез дә халыктан чыккан гади кешеләр. Шуңа күрә ул җырлар да ихлас һәм халыкчан», — дип ул шәхси фикерен белдерде. Лилия ханым бабасы язган «Шинелем» җырын башкарды.
Әкрәм абыйның улы Фиат инде вафат икән. Ул гомерен нефть өлкәсе белән бәйләсә дә, әтисе кебек үк, бик яхшы аккордеонда уйнаган, матур җырлаган. «Очрашкан вакытта әти белән бергә биш ир‑ат туганнар өздереп гармуннарда уйнап җибәрер иде», — дип хәтеренә төшерде Айлә ханым.
Әкрам абыйның өч туган энесе Фиат абый Саяхов та бик дулкынланып якын кешесенең асыл сыйфатлары турында, аның белән бәйле кызыклы хәлләрне сөйләп халыкны көлдерде.
...Ә бит Әкрам Сөнәгать улының тормыш юлы катлаулы, бормалы‑сырмалы булган.
Ул Ярмөхәмәт авылында дөньяга килгән. Әнисе Бибизәкия бик матур җырлаган. Кечкенә Әкрам дә җыр‑моңга, сәхнәгә гашыйк булып үсә. Биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Башлангыч сыйныфны туган ягында ала. Аннан комсомол юлламасы белән Карелиядә бораулаучы, Магниткада җир казучы булып хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә белем ала. Аннан Казанга юл тота һәм пехота училищесында курсант, полк мәктәбендә взвод командиры, курсантлар ротасы командиры була. Казанда укыган елларында Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша. Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри. Салих Сәйдәшев оештырган гарнизон хорында башлап җырлаучы була. Шушы чорда җырлар яза башлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Батальон командиры гвардия майоры дүрт тапкыр яралана. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң ике ел Кандраның 2нче мәктәбендә җыр һәм хәрби белем дәресләре укыта. Туймазы Мәдәният йортына директор булып килгән якташыбыз берничә үзешчән түгәрәк җитәкли һәм, әлбәттә, җырлар иҗат итүеннән бер генә көнгә дә туктамый. Тормыш иптәше Мәхбүҗә апа белән бәхетле гомер кичерә ул.
Әкрам Даутовның исеме безнең якларда һәрвакыт яңгырап тора. Ул эшләгән Кандра мәктәбе диварында истәлек тактасы урнаштырылган. Ярмөхәмәттә дә, Кандрада да аның исемен йөрткән урамнар бар. Ел саен Туймазыда аның җырларын башкаручылар арасында конкурс оештырыла. Бәйрәмдә бер‑бер артлы «Әниемә хат», «Гел елмай», «Мин яшәгән җирдә», «Кайталмаган солдат», «Ак чәчкәләр», «Ике малай китә армиягә», «Шофёр җыры», «Бер минутка» кебек без барыбыз да сүзләрен һәм көен яттан белгән җырлары яңгырап торды. Бию коллективы хәрбиләр вальсын башкарды. Көйләрне баянда Рифгать Гафаров белән Равил Хәйруллин өздереп уйнады.
Концертта Әкрам абыйның үз тавышы яздырылган аудиоязма яңгырады. Төбәкнең каләм тибрәтүчеләре Рәзинә Мусина белән Люция Фәтхетдинова аның белән бәйле истәлекләр белән бүлештеләр, аңа багышланган шигырьләрен укыдылар. Люция Солтан кызы Кандраның 2нче мәктәбендә эшләгән чорда ел саен Әкрам Даутов көннәре узуы хакында бәян итте. «Әкрам абыйның йөзеннән нур, үзеннән яктылык сибелә иде, — диде аны белгән кешеләр. — Балаларны шулкадәр яратты, иң тәүдә алар белән исәнләшә иде».
Әкрам Даутовның исемен һәм җырларын мәңгеләштерүдә Люция Фәтхетдинова, Замир Низаметдинов, Вәкилә Әхмәтҗанова — күп еллар буе зур көч салган кешеләр.
Мин үзем Әкрам абыйны «Алтын башак» түгәрәге әгъзасы буларак беләм. Ул чакта әле 10нчы сыйныфта гына укый идем.
Каләмдәшләр арасында ул үзенә генә хас эчкерсез елмаюы һәм аккордеонда уйнап җырлавы, без, яшьләргә, кирәкле киңәшләрен бирүе белән хәтеремдә уелып калган.
Әлеге җырлы‑моңлы, хәтер‑сагышлы кичәдән без барчабыз да күтәренке кәеф белән, киләчәккә зур өметләр баглап, матур хис‑тойгыларга чумып таралыштык. Безнең халәт, мөгаен, Әкрам Даутовның җыр юллары белән аваздаш булгандыр:
Безнең гомер тагы да
Матур тоелганда
Яшәргә дә әле, яшәргә!
Әлфия Шәйхлисламова