Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 ноябрь , 15:20

Алты миллион сумлык инвестицияләр...

Шәһәрдә яшәүче ир-ат интернет челтәрендә яңалыклар лентасын караганда, инвестицияләрдә акча эшләү турында рекламага тап булган.  

Алты миллион сумлык инвестицияләр...
Алты миллион сумлык инвестицияләр...

Берничә көннән аңа мессенджерда билгесез кешедән хәбәр килә һәм шунда ук видеоэлемтә аша шалтырату була. Берничә минут эчендә гражданинга кыска вакыт эчендә төрле цифрлы валюталарны сату-алу юлы белән «инвестицияләрдә» ничек акча эшләргә мөмкин булуын аңлатып бирәләр. Әгәр, янәсе, әңгәмәдәш риза булса, аңа «индивидуаль менеджер» ярдәм итәчәк.

Шәһәрле билгесез кешенең барлык күрсәтмәләрен үти, төрле кушымталар урнаштыра. «Эш»не башлау өчен программаларның берсенә 100 мең сум акча салырга кирәк була. Зыян күрүче тиешле сумманы күчерә һәм валюта сату-алу килешүләрен төзи башлый. Менеджерның үгетләүләреннән соң, берничә көн дәвамында ул ике миллион сумга якын акча күчерә. Әмма аның бөтен акчаларын чыгарасы килгәч, аңардан комиссия өчен акча күчерүне сорыйлар.

Шул рәвешле, тиңдәш гамәлләр белән, берничә атна эчендә җирле кеше алты миллион сумга якын акча югалта, шуның — дүрт миллионы кредит.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарны тагын бер кат уяу булырга чакыра! Мошенниклыкның иң еш кулланыла торган схемасы — социаль челтәрләрдә постлар һәм интернетта реклама баннерлары бастыру.  Ләкин кушымтада үсә торган саннар берни дә аңлатмый: акча биржага эләкми, ә мошенниклар теләсә нинди керемне имитацияли ала.

 

Аделина КАШАПОВА, Октябрьский эчке эшләр бүлеге

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: