Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 ноябрь , 11:42

Шәһәр идеяләре

Октябрьскийлылар «Нефтьче» паркын, Баулы күперен һәм Урман күлен төзекләндерү турында хыяллана

Шәһәр идеяләре
Шәһәр идеяләре

Шәһәрнең 2нче гимназиясендә Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты һәм республиканың Торак‑коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре инициативасы белән «Планнарны бергәләп төзик» проект семинары узды.
— 2019 елда һәр шәһәр, шул исәптән Октябрьский өчен, 2020 елдан 2024 елга кадәр иҗтимагый киңлекләрне үстерү стратегиясе эшләнде, ул шәһәрләргә үзгәрергә ярдәм итте. Без аны яңартырга, шәһәр халкында нинди өстенлекләр барлыкка килүен, нинди яңалыклар күрергә теләүләрен аң­ларга телибез. Барлык идеяләр 2026‑2030 елларга төзекләндерү планына керәчәк. Әлеге документ кайбер территорияләр өчен рейтинг тавыш бирергә ярдәм итәчәк, — дип аңлатты Башкортстан шәһәрләрен үстерү институтының стратегик үсеш һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Эльмира Низамова.


Җирле халык Октябрь­скийның кайсы юнәлештә үсүе, кайсы территорияләрне үзгәртеп корырга, уңайлырак һәм матуррак итәргә кирәклеге турында актив фикер алышты.
«Каршылыкларсыз» төр­кеме шәһәрдәге иң борынгы «Нефтьче» паркын төзекләндерүне дәвам итәргә һәм биредә балалар өчен скейт‑мәйданчык, арт‑ һәм фотозоналар ясарга тәкъдим итте.
Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр «Кояшлы» паркын да үстерүне дәвам итәргә кирәк, дип саный. Җәмәгать киңлегенә бәдрәф һәм актив ял өчен, әйтик, спорт почмагы зарур.
29нчы микрорайон — игътибар бирергә кирәк булган тагын бер урын. Тернәкләндерү үзәге өчен кунакханә комплексы төзелгәч, кунаклар агымы артачак, шуңа күрә якындагы территорияне үзгәртеп кору таләп ителә. Халык ишегалларында спорт объектларын, балалар өчен мәйданчыклар күрергә тели.


Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хез­мәткәрләре Баулы күпере янындагы җирлекне төзек­ләндерү идеясен тәкъдим итте. Сәгать пояслары алышыну аркасында дөньяда иң озын күперләрнең берсе буларак, ул октябрьскийлылар һәм шәһәр кунаклары җыела алырдай истәлекле урын булырга мөмкин. Ә бу киләчәктә Ык елгасында яр буе төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Тагын ике проект 35нче микрорайондагы Урман күлен төзекләндерүгә кагылды. Семинарда катнашучылар аны барыннан да элек чистартырга кирәк дип саный. Биредә алар балалар белән ата‑аналар ял итә торган яшел комплекс: эскәмияләр, мангал зоналары, лапаслар, спорт почмагы күрәләр.


Гагарин исемендәге парк буенча да тәкъдимнәр яңгырады — монда Бакча боҗрасы ягыннан машина кую урыны кирәк; Чапаев урамы һәм Ленин мәйданына терәлеп торган почмакта кышын да, җәен дә ял итү урыны булдырырга мөмкин.
Октябрьскийлыларның барлык идеяләренә Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты белгечләре анализ ясаячак, бәлки, киләчәктә алар тормышка ашар, һәм Октябрьский тагын да яхшырак һәм матуррак булыр.

 

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: