Җиңү хакына!
«Оберег» волонтерлар төркеме ике ел инде сафта — Русия Федерациясе Кораллы Көчләр армиясе солдатлары өчен аны саклаучы фәрештәгә әверелде дип курыкмыйча әйтергә була. Ирле‑хатынлы Лилия һәм Константин Вельбой, шулай ук Люзия һәм Фәнис Хәйретдиновлар тырышлыгы белән оештырылган волонтерлар төркеме шактый кешеләрне бер максат белән берләштерде — барысы да фронт өчен, барысы да җиңү хакына!
Олы йөрәкле, алны‑ялны белмичә эшләүче — алгы сызыкка гуманитар йөкләрне оештырып озатучы октябрьскийлылар арасында күпчелекне өлкән яшьтәге кешеләр алап тора. Лаеклы ялга чыккан апа‑абыйлар шәхси борчу-мәшәкатьләрен бер читкә куйды — алар бүген ил һәм хәрбиләрнең мәнфәгатен кайгыртып яши.
Алгы сызыкка — дарулар
«Оберег»лылар һәр җыемны курыкмыйча игълан иткәндә, алар үзләренең ялгыз булмавын — янәшәдә ышанычлы дуслары — теләсә нинди катлаулылыктагы сорауларны уңай чишүдә ярдәм кулы сузарга әзер торган Октябрьский халкы барлыгына инде өченче ел инана.
Узган атнада волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасындагы ил сакчылары өчен медикаментлар җыярга кереште. Алар — суык тигәннән, ютәлдән, авыртуны баса торган дарулар, антибиотиклар, жгутлар, гемостатик бинтлар, пластырьлар, турникетлар, спиртлы тастымаллар, күз, колак, борын тамчылары һәм башка төрле препаратлар фронтның алгы сызыгына җибәреләчәк. «Сугышчыларыбызның даруханәләргә барырга мөмкинлеге юк. Аларга бергәләп булышабыз», — дип белдерде зур ышаныч белән шәһәр волонтерлары.
Бер рәхмәт мең бәладән коткара
Кораллы низаг бүген күпләрне тормышка яңа күзлектән карарга мәҗбүр итте. Ул җәмгыятьтә инде онытылып барган дуслык, бердәмлек, туган җанлылык, миһербанлык кебек төшенчәләрнең асылын кире кайтарды, аларның нинди тирән мәгънәгә ия булуын ачып салды.
Күптән түгел генә Рәйлә Газимова солдатлар өчен дип тозлаган һәр банка яшелчәгә йөрәк җылысын салган. Ә банка саны — 50!
— Яу кырында булган ир‑егетләрнең һәркайсы минем өчен үз улым кебек якын һәм кадерле. Аз булса да аларга өй һәм гаилә җылысы бүләк итәсем килә, — диде якташыбыз.
Ир‑егетләр өчен пледларның яңа партиясен әзерләүдә Надежда Воробьеваның зур хезмәте ята.
Глүзә Гәрәева хәрбиләргә татлы күчтәнәч хәстәрләгән.
«Якташларыбызга аларны сагынып көтеп торучы туган якларын хәтерләтсен», — дигән теләктә торучы шәхси эшкуар «Оберег» төркеменә татлы чәкчәк һәм өй токмачы тапшырган.
— Ахырына кадәр җиткерелгән һәр изге гамәл, фронт өчен җыелган кирәк‑ярак, тупланган гуманитар йөк артында гади кешеләр тора. Фәкать аларның изге күңеле, якты киләчәккә зур ышаныч белән каравы бәрабәренә без фронтка ярдәм күрсәтү эшендә гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешәбез. Ә бит бу коточкыч үлем афәтеннән саклап калынган меңәрләгән язмышлар! Рәхмәт шәфкать‑миһербан ияләренә! Сез дә безгә кушыла аласыз, читтә калмагыз! — дип мөрәҗәгать итте «Оберег» төркеме әгъзасы Сәлия Гарифуллина.
Посылкаларда — кирәкле әйберләр
«Оберег» төркеме волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм госпитальләргә чираттагы гуманитар йөк партиясен озатты.
Танкистларга — җылы сырма киемнәр, медицина препаратлары — суык тиюдән, вирусларга каршы, ашказаны‑эчәк тракты, авыртынуларны җиңеләйтү өчен дарулар, «Солдат» яраларны төзәтү пастасы, аш‑су кирәк‑яраклары, шулай ук сихәтле бал.
БПЛА взводы өчен — маскировка челтәрләре, барлык сугышчылар өчен төрле кием‑салым — чалбарлар, футболкалар, эчке киемнәр, оекбашлар, җылы одеяллар, урын‑ятак әйберләре, сөлгеләр, дымлы салфеткалар, «Солдат» пастасы, балалар язган эчкерсез хатлар, тозланган ризыклар, кайнатмалар, бал.
Ике госпитальгә — урын‑ятак тупланмалары, пледлар, одеяллар, оекбашлар, җылы башлыклар, яралылар өчен кием‑салым, өч инвалид коляскасы.
— Безнең ярдәм хәрбиләребезнең көндәлек тормышын, авыр хезмәтен аз булса да җиңеләйтсен, сәламәтлекләрен ныгытсын, һәрьяклап терәк булсын, — диде «Оберег»лылар. — «Хәрби туганлык» Миякә бүлегеннән дустыбыз Илһамга ихлас рәхмәт юллыйбыз. Ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыруда янә зур булышлык күрсәтте. Безнең көч — бердәмлектә!
Тыл һәм фронт — без бергә
«Оберег» төркеме өчен бу сүзләр девиз булып яңгырый. Алар тарафыннан әзерләп озатылган гуманитар йөкләрнең үз хуҗаларына исән‑имин барып ирешүе — үзе бер шатлык. Ә инде алардан рәхмәт сүзләре ишетүе исә волонтерларны тагын да зуррак эшләргә этәреп, иңнәренә канатлар куя.
— «Оберег» коллективына гуманитар ярдәмнәре өчен зурдан‑зур рәхмәт! — дип бүлешкән куанычы белән Лиса чакырулы хәрби. — Барча хуҗабикәләргә рәхмәт укыйбыз. Кайнатмалар, тозлаган ризыклар, дарулар, бал... — һәммәсе өчен дә. Шулай ук пледлар, одеяллар, футболкалар һәм майкалар өчен ихлас рәхмәт. «Ягафар» мәчетенә йөрүчеләр «Солдат» пастасы җибәргән — Аллаһының рәхмәте яусын. Әлбәттә, безгә гуманитар йөкне исән‑сау китереп җиткергән егетләргә дә рәхмәтнең олысы. Җиңү әләме, һичшиксез, безнең кулларда булачак!
БПЛА хәрбиләреннән килеп ирешкән эчкерсез рәхмәт сүзләрен ишеткәннән соң безнең волонтерларның никадәр олы һәм мөһим эш башкаруларын тагын бер кат аңлыйсың.
— Октябрьский шәһәренең «Оберег» төркеменә күрсәткән ярдәмнәре — «Солдат» пастасы өчен зур рәхмәт белдерәбез. Аерым рәхмәтебез — мотоцикл өчен Гәлләмовлар гаиләсенә. Дошман тар‑мар ителәчәк, җиңү безнең якта булачак, — диелгән сугышчылар юллаган видеоязмада.
Сүз уңаеннан, шәһәрдән киткән бу өченче мотоцикл.
Шулай ук җибәрелгән күчтәнәчләргә танкистлар да бик рәхмәтле: «Безнең шәхси бүлекчә составы исеменнән «Оберег» волонтерларына савыт‑саба, телне йотарлык башкорт балы, дарулар — барысы өчен дә рәхмәтлебез! Шуны анык белегез, сезнең ярдәм‑хуплауны тойган солдатлар нацистлар белән көрәшкә тагын да күбрәк көч сарыф итә. Дошман юк ителәчәк. Җиңү безнең якта!»
Үз чиратларында «Оберег» волонтерлары Изге Сергей Радонежский гыйбадәтханәсенә күрсәткән ярдәмнәре — 40 данә күләмендә җылы эчке кием һәм трусиклар өчен ихлас рәхмәтен белдерә.
Якташыбыз, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге башкорт ирекле батальонының медицина взвод командиры Айболит та «Оберег» шәһәр төркеменә рәхмәтен юллаган.
Фронтка 1300дән артык маскировка челтәре, 70тән артык разведка һәм снайперлар өчен кикимор костюмы озатылган.
Мәгълүм булганча, волонтерлар һәрдаим махсус хәрби операция зонасына кирәкле әйберләр озата. Тактик медицина, шәхси бәйләгеч пакетлар, ампульницалар, медицина букчалары, жгутлар, җылы кием‑салым, одеял һәм, әлбәттә инде, маскировка челтәрләре...
Беренче карашка гына бик гади кебек тоелган әлеге маскировка челтәрләре чын мәгънәсендә батыр якташларыбыз тормышы сагында тора, хәрби техниканы, окоп һәм блиндажларны капларга, аларны яшерергә булыша. Чыннан да, бик күп хатын‑кызларның кул җылысы гына түгел, күңел җылысы да салынып, тәүлек әйләнәсе үрелә торган маскировка челтәрләрен озын чакрымнар итеп сузарга мөмкин булыр иде.
— Барчагызга да күрсәткән ярдәмегез, хуплавыгыз өчен зур рәхмәт, — диде Айболит. — Аерым рәхмәтебез — Гүзәл Фәйрүз кызы йөзендә турникетлар белән тәэмин иткән чукрак инвалидлар җәмгыятенә. Мич өчен — Илмира Миргазыян кызына. Шулай ук алгы сызыкка гуманитар йөк китерүче якташлар — Константин һәм Ленарга».
Бердәм көч таулар күчерә
«Оберег» волонтерлар төркеме әгъзалары Октябрьскийда гына эшләп калмый. Алар еш кына якын‑тирәдә урнашкан район һәм шәһәрләрдәге волонтерлар белән дә элемтәдә тора, үзара тәҗрибә уртаклашырга да көч һәм вакыт таба.
Караидел районының Яңа Муллакай авылы халкы да маскировка челтәрләре үрүне үзләштерә. Бу эштә аларга «Оберег» волонтерлар төркеме вәкилләре Люзия һәм Фәнис Хәйретдиновлар бик теләп ярдәмгә килде. Сүз уңаеннан, Люзия ханым чыгышы белән шушы авылдан.
Кораллы низаг зонасына гуманитар йөкләр туплап озатуда армый‑талмый эшләүче Хәйретдиновлар кече ватаннарына якташлары белән тәҗрибә уртаклашу максатында чакырылды. Алар авыл халкына эш өчен кирәкле чимал, хәвефсезлек техникасы, челтәр үрү ысуллары һәм төрләре турында сөйләде.
— Остаханәдә без үрү өчен каркаска нигез салырга, төсләрне дөрес сайларга һәм кушарга, тасмаларны кайчы ярдәмендә тиешле зурлыктагы «таҗларга» кисәргә, нигезгә бәйләргә өйрәндек, — дип хәбәр итте җирле Мәдәният йорты методисты Илмира Ахунова социаль челтәрләрдә. — Маскировка челтәре үрү — бик җентекле эш, аның һәр өлешенә изгелек һәм мәхәббәт хисе кушыла, шуңа күрә мондый төр саклагыч теләсә нинди каршы торучанлыкка карый күпкә ышанычлырак. Бу кемнеңдер гомерен саклап калу, сугышчыны дошманнан яшерү мөмкинлеге дигән сүз. Әлеге эш ир‑егетләребез йортларына исән‑сау әйләнеп кайтсын өчен бик кирәк. Без ясаган маскировка челтәрләре сугыш шартларында солдатлар гомерен һәм сәламәтлеген һичшиксез сакларга булышыр, дип өметләнәбез.
Люзия һәм Фәнис Хәйретдиновларга авыл хатын‑кызлары сугышчыларга җибәрү өчен дип үз куллары белән кискән токмач тапшырды. Изге ният белән әзерләнгән өй ризыгы салынган һәр тартмага авылда яшәүче ханым язган шигырь юллары теркәлүе аеруча күңелләрне йомшартты.
Илмира ГАЛИЕВА әзерләде