Махсус операция турындагы тарихны саклау өчен документларны СВОда катнашучылар яки аларның гаилә әгъзалары тапшыра ала. Алар шәхси рәсми документлар (таныклыклар, хәрби билетлар, дәүләт бүләкләре турындагы документлар һ. б.), көндәлекләр, мемуарлар, истәлекләр, иҗади эшләр (җырлар, шигырьләр, рәсемнәр), фотопленкадан ясалган фотолар һәм электрон фотоматериаллар, аерым вакыйгалар турында таныклыклар, СВОда катнашучылар, аларның туганнары, танышлары белән аудио‑, видео яисә текст материаллары һ. б. булырга мөмкин.
Документларның төп нөсхәләре кәгазьдә һәм электрон рәвештә тапшырылырга мөмкин.
Материаллар махсус хәрби операциядә катнашучы яисә башка зат белән архив арасындагы шартнамә нигезендә ирекле нигездә, СВОда катнашучылар яисә башка затлар ягыннан бернинди финанс йөкләмәләреннән башка тапшырыла.
Сайлап алынган документлар чыгышлары буенча аерым фонд тәшкил итәчәк яки махсус хәрби операциядә катнашучыларның Документлар коллекциясенә керәчәк. Бу мәсьәлә буенча консультацияне Кувыкин ур., 25а адресы яисә 6‑24‑88 телефоны буенча алырга мөмкин.