Маэстро чакырулы хәрбигә — 22 яшь. РФ Оборона министрлыгы белән контрактны 2024 елның гыйнварында имзалаган. Мәктәп елларында ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләү, ә аннары кайнар нокталарда хезмәт итү турында уйлаган. Ләкин армиядән соң өенә әйләнеп кайткан ир‑егет башка төрле эшкә урнашкан. Әмма бераздан соң ул контракт төзү турында карар кабул иткән.
— Мин Ватаныбызны саклыйм һәм моның белән горурланам. Кораллы низаг зонасында, экстремаль шартларда, син аны ничек яратканыңны аеруча кискен аңлыйсың, — дип уртаклашты Маэстро.
Хәрби хәрәкәтләр зонасына китәр алдыннан ул анда ниләр булуы белән кызыксынган, кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар белән сөйләшкән, видео караган, укыган. Шуңа күрә үзен якынча нинди хәлләр көткәнен күз алдына китергән һәм мораль яктан кыенлыкларга әзер булган.
— Армия хезмәтеннән тайпылмагыз. Бу олы тормыш мәктәбе, — дип ул егетләргә мөрәҗәгать итте.
Һәм искә төшерде: сроклы хезмәттән соң СВОга җибәрмиләр, бу — ирекле карар.
Сугышчы үз сафларына баскан һәр яңа хәрбине күңелендә туган рәхмәт хисе белән каршы ала:
— Илгә ярдәм итәсең килсә, җиңү армиясенә кушыл! Син булмасаң, якыннарыңны: әниеңне, сеңлеңне кем яклар?
Маэстро сөйләвенчә, сугышчылар блиндажларда 15әр кеше яши.
— Анда яхшы, барысын да үзебезгә җайлаштырдык. Мич, электр бар. Бөтенесен дә үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Шул исәптән ашарга да әзерлибез. Мин моңа өйрәнәм. Безнең арада төрле профильле белгечләр бар, шуңа күрә барысын да үз көчебез белән хәл итәбез, — диде солдат.
Сугыш көннәре җиңел түгел, шуңа күрә физик әзерлек мөһим: кайвакыт авыр киемнәр киеп озын чакрымнарны йөгереп узарга туры килә. Сугышчыларның кесәләрендә дә күп нәрсә бар: рация, граната, аккумулятор…
— Куркынычны каршы алырга әзер булыр өчен, киенеп йоклыйсың, — дип аңлатты ул.
Маэстро сугыш хәрәкәтләре зонасында дуслыкның мөһимлеген ассызыклады:
— Минем ышанычлы дустым бар. Ул һәрвакыт мине үз аркасы белән, ә мин аны үз аркам белән капларга әзер. Дуслык булмаса, авыр булыр иде. Хәтерлим, бер иптәшебез яраланды, һәм без аны, әлбәттә, ярдәм күрсәткән урынга кадәр алып барып җиткердек.
Һәм болай дип тә өстәде:
— Командирлар кырыс, чөнки безнең өчен алар җавап бирә. Аларның приказларын һәм рекомендацияләрен үтәргә кирәк. Сугыш хәрәкәтләрендә батырлык кирәкми. Бурыч бирәләр — аны үтисең. Мондый вакытта баш белән дус булырга кирәк. Иптәшне яраласалар, менә бу очракта батырлык кирәк.
Укучылар сугышчының ни өчен шундый гадәти булмаган позывное белән кызыксындылар.
— Тыныч, талгын музыка яратам, — дип аңлатты сугышчы. — Мин хезмәт иткән җирдә исемнәр юк. Бары тик позывнойлар гына. Һәм безгә генә аңлаешлы күп билгеләмәләр.
Сугышчы дроннар китергән куркыныч турында да сөйләде:
— Күк йөзен һәрвакыт тыңларга кирәк. Уяу булырга. Бер генә кыштырдауны да читләтеп үтмәскә. Маскировка челтәрләре ярдәм итә. Блиндаж, позицияне алар белән каплыйбыз — дрон очып килсә, исән калу ихтималы арта төшә.
Көрәшче аңарда патриотлык хисен туган мәктәбе тәрбияләвен таныды. Һәм ул бүгенге очрашуга да бик шатланып килгән. Балаларга спорт, хәрби әзерлек белән шөгыльләнергә, тарихны өйрәнергә, башлангыч медицина белемнәре белән кызыксынырга киңәш итте.
Маэстро әлеге очрашуны үткәргән педагог‑оештыручы Станислав Тюринның дәресләрен рәхмәт хисе белән искә алды.
Балалар якташыбызга «Русия сугышчысына хат» тапшырдылар.
— Хатларны уку бик күңелле, — диде ул. — Аларда барысы да балаларча кызык, гади, беркатлылык күңелне нечкәртә. Кайчакта күз яшьләренә кадәр. Хатлар безгә еш килә. Мин аларны саклыйм. Аннары кабат‑кабат укыйм. Кечкенә генә гади бер бит, ә аның һәр юлында никадәр көч саклана!
Очрашу ахырында сугышчы балаларга әти‑әниләрен сакларга киңәш бирде, чөнки алар безне беркайчан онытмыйлар һәм көтәләр.
— Мин илгә булышам, гаиләм сак астында. Ватаным белән горурланам һәм аны яратам. Үз мәктәбемне дә хөрмәт итәм, — диде Маэстро.
Мәктәп директоры Ирина Кондрашова элеккеге тәрбияләнүчегә, ә хәзер көрәшчегә һәм яклаучыга рәхмәт белдерде, аның җиңү белән әйләнеп кайтуын теләде.
Җиңү армиясенә кушыл!
Октябрьскийда контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүмат алырга мөмкин:
хәрби комиссариатта (Ленин пр., 49) эш көннәрендә 4‑19‑45, 8‑963‑905‑59‑82 телефоннары буенча;
контракт нигезендә хәрби хезмәткә җыю буенча шәһәр штабында — Милли мәдәниятләр үзәге, Шашин ур., 2;
Альбирт Шәйморатов — тел. 8‑937‑856‑98‑80, Рөстәм Габделкаюмов — тел. 8‑927‑966‑14‑44;
ситуация үзәгендә — тел. (347) 218‑19‑19 һәм 122 (кәрәзле телефоннан);
контракт буенча хәрби хезмәткә керү мәсьәләләре буенча бердәм белешмә‑мәгълүмат хезмәте номеры буенча — 117;
«Минем документлар» МФЦ офисында.
Резеда НУРТДИНОВА