Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь , 16:37

Кышка — яңа таулар белән

Октябрьскийга сигез һәм 12 метрлы агач таулар кайтты. Аларны төп Яңа ел шәһәрчегенең үзәк мәйданында урнаштырачаклар.

Кышка — яңа таулар белән
Кышка — яңа таулар белән

Теләсә кайсы тау 80 сантиметр­дан югарырак аттракцион булып саналганлыктан, агач корылмалар янында төшү куркынычсызлыгы өчен җаваплы операторлар торырга тиеш. «Таулар 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә Яңа ел төнендә — тәнәфессез. Төнлә тау битенә керү ябык булсын өчен, аларны ОСБ плитәләре белән каплаячакбыз», — диде «Төзекләндерү» оешмасы директоры урынбасары Илья Родионов.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: