Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь , 16:30

Хезмәт җитештерүчәнлеге үсеш юлында

Узган атнада Радий Хәбиров Октябрьскийда булып китте. Ул «ОЗНА-Үлчәү системалары», «Пакер» һәм «Альтернатива» объектларында эш куелышы белән якыннан танышты

Хезмәт җитештерүчәнлеге үсеш юлында
Хезмәт җитештерүчәнлеге үсеш юлында

Индустриаль партнерлык


«ОЗНА‑Үлчәү системалары»на килгән Радий Хәбиров пред­приятиенең җитештерү мәйдан­чыкларында булды. Хезмәт коллективы нефть‑газ тармагына үлчәү җайланмалары өчен җиһазлар җитештерә. Компания шулай ук станок паркын модернизацияләү буенча өстенлекле инвестицион проектны гамәлгә ашыра, моның өчен ул 2023 елда «Сәнәгать сәгате»тә ярдәм алган.
Генераль директор Вилдан Юмагулов предприятиенең, 2016 елдан 300 млн сумнан артык акча җәлеп итеп, өч инвестицион проект­ны гамәлгә ашыруы турында сөйләде. Бу яңа төр продукцияне үзләштерү өчен җитештерү куәтләрен арттырырга һәм модернизацияләргә, хезмәт базарын киңәйтергә, шулай ук 48 эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән.
Компаниянең тагын бер инициативасы — кою производствосын модернизацияләү. Яңа проект­ка 2025 елда куәтләрне эшләтеп җибәрү белән 199 млн сум акча кертергә планлаш­тыралар.
Баш компаниянең генераль директоры Михаил Кравцов билгеләп үткәнчә, «ОЗНА‑Үлчәү системалары» «ОЗНА» компа­нияләр төркеменә керә, ул «Хезмәт җитеш­терүчәнлеге һәм мәшгульлек­кә ярдәм» милли проектында катнаша. Технологик процессларны камилләштерү нәтиҗәсендә биредә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4 тапкырга арткан.


Башкортстан башлыгы продукция үрнәкләре күргәзмәсен карады, хезмәт шартлары белән танышты һәм предприятиенең эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
«Сәнәгать сәгате»нең күчмә утырышында катнашучылар эшче кадр­ларга булган кытлык турында да фикер алыштылар. Белгечләргә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, предприятие вахта ысулы белән эшләүне оештырган.
Радий Хәбиров предприя­тие җитәкчелегенә республика көллиятләренең берсе белән кирәкле белгечләр әзерләүгә максатчан килешүләр төзергә тәкъдим итте.
— Якындагы районнарның берсендә урнашкан уку йортына заявка бирегез, һәм алар сезнең өчен белем бирү программасын яңадан карый алачак. Ә сезнең предприя­тие алар өчен индустриаль партнер булачак, — дип билгеләп үтте республика башлыгы. — Төбәктә мондый тәҗрибә бар инде.


Радий Хәбиров журналистлар белән корган әңгәмәдә дә пред­приятиеләрнең профильле уку йорт­лары белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
— Бүгенге күчмә «Сәнәгать сәгате»н без нәкъ менә эшче кадр­лар белән тәэмин итү темасына багышлыйбыз, — диде ул. — Урта махсус уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен чакырдык. Мондый тәртиптә эшне оештырып, без икътисадны кирәкле кадрлар белән тәэмин итә алачакбыз, дип саныйм.

Өметле перспектива

Радий Хәбиров «Пакер» фирмасы эшчән­леге белән танышты. Хезмәт коллективы пакер‑якорь җайланмалары һәм скважина компоновкалары җитештерә.
Компания директоры Марат Нагуманов билгеләп үткәнчә, «Пакер» илнең иң эре 30 югары технологияле һәм тиз үсеш алучы предприятиеләре исемлегенә керә.
— Без Русиянең һәм якын чит илләрнең барлык нефть‑газ комп­лексы предприятиеләре өчен диярлек җир асты җиһазларын эшләү, җитештерү, китерү һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнәбез, — дип сөйләде Марат Нагуманов. 


Башкортстан башлыгы предприятие цехларында булды һәм җитәкчелек белән производствоны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Төбәк җитәкчесе шулай ук медицина блогын карады һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына компанияне «ПроМед» системасына тоташтыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Бу гомуми прог­раммага завод хезмәткәрләренең дәвалануы турында мәгълүмат кертергә һәм яшәү урыны буенча дәвалау учреждение­ләренә йөкләнешне җиңеләй­тер­гә мөмкинлек ­би­­­­­­­рә­чәк.

Югары көндәшлек

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эш көне «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводында дәвам итте.
Компания Русиядә һәм БДБ илләрендә көнкүреш ихтыяҗлары өчен пластик әйберләр җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора.
«Альтернатива» Русия, Казах-стан, Беларусь, Кыргызстан, Монго­лия, Үзбәкстан, Әрмәнстан һәм Абхазиядә сатыла торган 2 меңгә якын исемдәге продукция тәкъдим итә. Коллективта 2 меңнән артык кеше эшли.
«Альтернатива» заводында җитештерүнең тулы циклы җайга салынган. Биредә ел саен 100гә кадәр катлаулы пресс‑формасы чыгарыла, бу илдә иң яхшы күрсәткеч булып тора. Компания хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү прог­раммаларында актив катнаша, «Башкортстанның иң яхшы товарлары» һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары» конкурсларында танылу алган.
Предприятие биш, шул исәптән импортны алмаштыру стратегия­се кысаларында, инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Алар ял итү һәм туризм өчен пластик эшләнмәләр эшләүне, шулай ук балалар товарларын серия­ле җитештерү өчен җиһазларны яңартуны үз эченә ала.


«Альтернатива» заводының генераль директоры Раил Фәхретдинов предприятие өчен дәүләт ярдәменең мөһимлеген билгеләп үтте:
— Хәзер Башкортстанда актив эшли торган ярдәм чаралары нәтиҗәсендә без производствоны үстерә һәм позицияләребезне ныгыта алабыз. Республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды, шулай ук төбәкнең Тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгы барлыкка килгән сорауларны оператив хәл итәргә ярдәм итә. Ә форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашу яңа элемтәләр һәм хезмәттәшлек өчен перспективалар ача.
Радий Хәбиров заводның көн­дәшлеккә сәләтле булуын һәм аның төбәк икътисады үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
— Предприятие эшче көч арзанрак булган Көнчыгыш Азия, Төркия һәм Кытай җитештерүчеләре белән югары көндәшлек итә. Шунысы мөһим, завод үсә, хезмәт хакын, салымнарны түли. Бу үсеш — яңа мөмкинлекләр эзләүче команда һәм предприятие җитәкчесенең зур казанышы, — диде ассызыклап төбәк җитәкчесе.


Эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров 33нче микрорайонда яңа юл буенча хәрәкәткә старт бирде.
Объектны «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Стимул» федераль программасы буенча төзегәннәр. Финанслауның гомуми суммасы — 263 млн сум.


Башкортстан башлыгы, халык белән аралашып, шәһәрнең үсеш темпларын билгеләп үтте: Октябрьскийда актив рәвештә торак төзелә, эшчеләр яхшы хезмәт хакы ала торган эре предприятиеләр уңышлы эшли. Республика шәһәргә яңа социаль объектлар булдыруда ярдәм итәчәк, дип нәтиҗә ясады төбәк җитәкчесе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: