+1 °С
Болытлы
Тукталыш комплексы янындагы койма белән уратып алынган мәйданчыкта шәхси эшкуар Д.Хәмидуллинның подряд оешмасы белгечләре «Сфера» комплексына нигез салдылар.
— Мәйданчыкның өслегенә резина валчык түшибез. Чабаксардан китерелгән комплексны пластик сфералар бизәячәк. Уен комплексында төрле баскычлар, ике уен торбасы һәм тау булачак. Ата‑аналарның уңайлыгы өчен берничә эскәмия һәм урналар куячакбыз, — дип сөйләде подряд оешмасы идарәчесе Вадим Балашов.