Туган як
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 ноябрь 2024, 16:49

Юбилеең белән, театр!

Башкорт халык театрына 75 яшь тулды

Юбилеең белән, театр!
Юбилеең белән, театр!

Минем театрның элекке артистлары һәм Шамил ага Мәхмүтов турында сөйлисем килә. Аларны искә алмасак, рухлары рәнҗер кебек тоела.
Шамил Мәхмүтов 1927 елда Ютазы районының Каразирек авылында дөньяга килә. Урта белемне Бәйрәкә авылы мәктәбендә ала. 1945 елның октябрендә Октябрьскийга килә һәм эшкә урнаша.
Яшь кеше Төзүчеләр клубында театр барлыгын белеп ала һәм шунда йөри башлый. Ул үзенең осталыгын бик тиз күрсәтә һәм аңа укырга тәкъдим итәләр. Шамил Мәхмүтов мәдәни‑агарту техникумын уңышлы тәмамлый. Читтән торып Мәскәүдә режиссерлар әзерли торган курсларда дүрт ел белем ала. Шул елларда ук якташыбыз Ленин ролен башкара.
Шәмил Вәли улы тугыз ел драма театры коллективында, 1965 елдан алып 12 ел дәвамында Октябрьский халык театрында режиссер булып эшләде. БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелгәндә, аңа нибары 39 яшь иде.


1967 елда шәһәр театры «Ай тотылган төндә» спектаклен куйды, бәйгеләрдә җиңү яулады. Мәскәү сәхнәсендә чыгыш тотып, Бөтенсөюз лауреаты булып танылды. Бу вакытта театрда бик талантлы шәхесләр эшли иде. Алар — БАССРның атказанган артистлары — Хаҗәр Әмирханова, Мөнирә Гарифуллина, Мәсәбих Хәбибуллин, Рифкать Еникеев, Миннеәхмәт Әхмәтҗанов; сәләтле артистлар — Илфат Хәйруллин, Химия Шакирҗанова, Рим Ханнанов, Гөлҗамал Хәсәнова, Зөһрә Миннебаева, Наилә апа (кызганычка, фамилиясе исемдә калмаган).
Мөнирә белән Наилә апа җырлы рольләрне бик матур башкардылар. Рим Ханнанов исә малай роленнән алып бабай роленә кадәр шәп уйный иде. Шамил ага үзе дә режиссер булып кына калмады, теләсә кайсы рольне тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды. Үз үрнәгендә башкаларны да үз образларын яратып кабул итәргә өйрәтте.


Шәһәр театры куйган спектакльләрне җирле халык сагынып көтеп алды. Тамаша залында бер генә буш урын да калмас иде.
Шамил Мәхмүтов театр каршында концерт бригадасын оештырды. Һәр айны ике тапкыр концерт программасы белән Татарстанның һәм Башкортстанның тирә‑як авылларында чыгыш тотып кайта идек.
Әлеге иҗат коллективы белән минем язмышым 1959 елда ук бәйләнде. Без хәзерге артистлар кебек акчага эшләмәдек. Без халыкка хезмәт иттек. Безгә бирелгән командировка өчен акча бер кап печенье һәм бер шешә су сатып алырга җитте.


Бүген исемләп узган талант ияләренең хәзер берсе дә якты дөньяда юк инде. Чөнки алардан күпкә яшь булган мин үзем дә тугызынчы дистәмне тутырып киләм. Элеккеге хезмәттәшләремне искә алып язган бу язмам аларга дога булып барып ирешсен!
Өлкән буын артистларына алмашка яшьләр килде. Тулы гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде арада: Рәмзия, Саҗидә һәм Рамил Азнабаевлар, Зәйтүнә һәм Хәбиб Галиуллиннар, Нәфисә һәм Җәүдәт Гатиятовлар, Лүзә һәм Марсель Гариповлар, Фәнзия Кәлимуллина, Зәбир Шакиров, Тимерҗан Идрисов һәм башкалар. Алар белән бик матур пьесалар куелды. Шамил ага концертлар өчен сәлам сүзләрен, куплетларны үзе язды. Бик оста алып баручы да булды ул. 


Аның шигырьләре «Туган як» гәзите битләре аша дөнья күрде. Миңа шәхсән атап язган шигыре дә бар. «Баулынефть» компаниясенең 50 еллыгына багышлап иҗат иткән шигыре көйгә салынды һәм мин аны башкарып, Баулыда узган конкурста беренче урынны алдым. «Башкортстанга мәдхия» исемле җыр белән Туймазыда «Озын көй» бәйгесендә чыгыш тотып, лауреат булдым.
Театр тормышында Шамил Мәхмүтов үзе тәрҗемә иткән эшләр дә зур урын алып торды. «Юлда табылган бәхет», «Онытылмас еллар» аның тарафыннан тәрҗемә ителеп сәхнәләштерелгән әсәрләр. Аларны тамашачы дистә еллар буена яратып кабул итте. «Рам һәм Шиам» һинд киносын башта магнитофонга яздырды, аннан соң тәрҗемә итеп, өч пәрдәлек пьесса итеп эшләде. Аны Сибай дәүләт театры сәхнәләштерде. Соңгы елларда Туймазы татар дәүләт драма театрында да Шамил Вәли улы тәрҗемә иткән «Юлия» спектакле зур уңыш белән барды. Анда төп рольне талантлы режиссер һәр актер Нәсимә Җәүдәт кызы уйнады. Без аны коллектив белән Туймазыга барып карадык.


Шамил Мәхмүтов башка милләт язучылары — Рәсүл Гамзатов, Мир Мухин, Николай Тихонов, Сергей Есенин һәм башкаларның да шигырьләрен тәрҗемә итте. Ул минем күңелемдә талант­лы шәхес буларак кына түгел, акыллы, игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак та тирән урын алды.
Шамил ага, сәламәтлеге какшау сәбәпле, театрдан китәргә мәҗбүр булды. Хаклы ялга ул «ОЗНА» заводыннан чыкты. Дуслары, аның иҗатын хөрмәт иткән кешеләр ярдәме белән «Мөлдерәмә тулы күңелем» исемле бердәнбер китабы басылды. Тик аны кулына алырга насыйп булмады... Китап ике‑өч айга соңарып басылды.
Шамил ага 25 ел дөньяны балкон аша күзәтте. Әмма ул театр турында һәрвакыт кызыксынып торды. «Сеңлем, рәхмәт, тавышыңны ишеттем, хәбәрләрне белдем», — дип хушлашыр иде.

Ап‑ак карлар тып‑тын гына ява җиргә,
Ак каеннар башын ия моңсу җилгә.
Кеше китә дөньялардан, эзе кала,
Кылган эше һәм акыллы сүзе кала...


Аны бакыйлыкка озатканда җир йөзенә күбәләк‑күбәләк кар яуды. Шамил ага йөрәк чире белән авырды. Аны тормыш иптәше Гөлзаһира апа бик нык тәрбияләде. Без сезне беркайчан да онытмабыз!
Шамил Вәли улыннан соң театр эшенә режиссер булып Җәүдәт Гатиятов алынды. Ул елларда театр «Нефтьчеләр» клубына күченде. Сәхнәдә Саҗидә Азнабаева, Фәнзия Кәлимуллина, Зәйтүнә белән Хәбиб Галиуллиннар һәм башка талантлы артистлар уйнады.


Театр яшәгән 75 ел дәва­мында бик күп режиссерлар алышынды. Бүгенге көндә Нурсилә Кәримова җитәкли торган иҗат коллективына нык сәламәтлек һәм яңадан‑яңа казанышлар телим.
Бәйрәм белән сезне, иҗат­таш дуслар!

 

Рәзинә САБИРОВА, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: