Яңартылып әйләнеп кайту өчен батыр пьедесталдан төшә. Уфада Башкортстанның төп символы — Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә әзерләнәләр. Скульптор Сосланбәк Тавасиев тарафыннан 1967 елда ясалган әлеге монумент 10 метрлы чуен ат сыныннан гыйбарәт, аның авырлыгы 40 тонна чамасы. Реставрация проекты икеләтә тарихи‑мәдәни экспертизаны уңышлы узды һәм хәзер Главгосэкспертизада бәяләнә.
Эксперт комиссиясе составына эксперт комиссиясе рәисе Дарья Зайцева, эксперт комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Быков һәм эксперт комиссиясе әгъзасы Алексей Хорликов керде. Аларның барысы да мәдәни мирас объектларын саклап калуга дәүләт экспертизасын төзүдә зур тәҗрибәгә ия.
Һәйкәлне реставрацияләү эшләре 2024 елның ноябрендә башланачак. Бу максатларга Уфа бюджетыннан 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Һәйкәл авария хәлендә дип танылды
2024 елның 14 октябрендә Башкультнаследие федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга документациягә дәүләт тарихи‑мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре буенча актны бастырып чыгарды. Документацияне Казанның «ТСНРУ» җәмгыяте эшләгән, экспертизаны Санкт‑Петербургның «С.П. Бург һәм партнерлар» җәмгыяте хезмәткәрләре үткәргән. Алардан күренгәнчә, монумент авария хәлендә һәм җентекле реставрациягә мохтаҗ. Скульптурада кою элементларының аерымлыгы бар, нәтиҗәдә ярыклар һәм металл коррозиясе барлыкка килгән. Постаментның үзендә чатнаган плитәләр, киселгән фрагментлар, масштаблы ышкылулар күзәтелә.
Шулай итеп, атка атланган җайдак скульптурасының үзен генә түгел, һәйкәл торган пьедестал да, хәтта ел саен елга ягына хәрәкәт итә торган курган да ремонтлауны таләп итә. Ремонт белән вакытны сузу бөтен һәйкәлнең җимерелеп төшү куркынычы белән яный.
Нәрсә эшләнәчәк
Җайланманың югалган элементы — геометрик бизәкле коелган бляха формасындагы күкрәкчә торгызылачак, бу һәйкәлгә аның тарихи тәңгәллеген кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук 2005 елда фирәзә төсенә үзгәртелгән тарихи кара‑соры төсмерне кайтару планлаштырыла.
Һәйкәлнең күтәрү сәләтен торгызу өчен эчке металл каркас алыштырылачак. Ул бүгенге көндә авария хәлендә. Постаментны зурлыгы, формасы һәм фактурасы буенча тәңгәл килә торган ялтыратылган кара гранит блоклары белән тышлаячаклар.
Шулай ук проект курганның беренчел формасын һәм габаритларын торгызуны һәм аны көчәйтүне күздә тота.
Төшермичә булмый
Экспертлар бертавыштан скульптураны постаменттан алу һәм махсус әзерләнгән һәм җиһазландырылган бинада реставрацияләү кирәклеген раслый. Бу һәйкәлнең эчке терәк каркасын алыштыру зарурлыгы белән бәйле.
— Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлектән тора. Тышкы тышчасы 60тан артык кисәкне тәшкил итә. Әлеге тышча эчендә швеллерлардан һәм двутаврлардан торган йөртүче каркас урнашкан. Экспертиза һәйкәлнең эчке терәк каркасын алыштыру кирәклеген раслый, шуңа бәйле рәвештә һәйкәлне сүтү һәм эчке терәк каркаска керү мөмкинлеге кирәк. Төшермичә генә моны эшләү мөмкин түгел, — дип сөйләде БР Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе начальнигы урынбасары Айнур Мөслимов. — Скульптура куелган пьедесталның үзен дә ремонтларга кирәк. Нәкъ менә бетонның техник торышы канәгатьләнерлек түгел.
Һәйкәлнең авырлыгы 40 тоннадан артык, аны демонтаж ясамыйча гына ремонтлау куркыныч. Моннан тыш, һәйкәл урнашкан курганны да тәртипкә китерү планлаштырыла. Скульптураны сүтмичә аңа керү мөмкинлеге җитәрлек булмаячак.
Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында демонтаж эшләрен һәм һәйкәлне үзгәртеп ясауны имин башкару өчен әлеге карар кабул ителгән дә.
— Демонтаж вакытында скульпторга керү мөмкинлеге туачак һәм ул һәйкәлне реставрацияләүне тынычрак шартларда башкара алачак. Хәзерге вакытта проект документациясен эшләү белән шөгыльләнүче оешманың «Ватан‑ана чакыра!» һәйкәлен үзгәртеп коруда тәҗрибәсе бар, — дип билгеләде эксперт.
Нәкъ менә шундый реставрациянең файдасы турында барлык аргументларга карамастан, Башкортстанда яшәүчеләрнең сораулары туа — ни өчен «Ватан‑ана чакыра!» скульптурасы урында гына ремонтланган, ә башкорт героен һичшиксез цехка алып китәргә кирәк?
— Волгоград скульптурасын ремонтлау нигездә тышкы өлеш буенча башкарылды. Моннан тыш, демонтажга скульптураның хәзер торган урынында бетоннан коелган булуы комачаулый. Бу үзенчәлекле очрак булды, — дип сөйләде танылган скульптор, 40тан артык монументаль композиция авторы Салават Щербаков.
Салават Юлаев һәйкәлен остаханәдә реставрацияләүнең күп өстенлекләре бар, дип саный әңгәмәдәшебез.
— Цехта һәйкәлне ачарга, яктыртырга, җылытырга, каркасны карарга, алмаштырырга, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга мөмкин. Ягъни, остаханәдә ул барлык сәнгать үзенчәлекләрен исәпкә алып тулысынча торгызылырга мөмкин, моны урамда эшләп булмый. Анда һава шартлары да йогынты ясый, башка уңайсызлыклар да бар. Өстәвенә, постаментны һәм курганны ремонтлау мәсьәләсе дә кискен тора, — дип сөйләде ул.
Һәйкәлләрне демонтажлау — киң таралган практика
Күп кенә танылган архитектура объектлары реставрация вакытында демонтажга дучар ителгән. Ачык мисалларның берсе — атаклы «Эшче һәм колхозчы хатын‑кыз» скульптурасын реставрацияләү. 2004 елның октябрендә һәйкәлне ашыгыч рәвештә ремонтка алып китәләр — ул ярым җимерек металл өеменнән гыйбарәт була. Күгәрек шулкадәр тирән эчкә кергән ки, скульптураны, һәрберсен аерым торгызу өчен, 40 кисәккә аерганнар. Реставрациядән соң Мәскәүнең иң төп символларының берсе яңа постаментка урнаштырылган.
Моңа охшаш юлны Кызыл мәйданда урнашкан Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский һәйкәле дә узган. Борынгы скульптура халык иганәләренә ясалган, аның өстендә эш хәтта 1812 елгы Ватан сугышы вакытында да дәвам иткән.
Оныту һич мөмкин түгел
Шундый ук ысул белән 2020 елда Мәскәүдә Маршал Жуковка һәйкәл реставрацияләнгән. Мондый мисалларны илебезнең башка шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә табарга мөмкин. Мәсәлән, 2017 елда демонтаж юлы белән Лондондагы Елизавета манарасын реставрацияли башлаганнар. Ремонт эшләре биш ел дәвам итә.
Һәйкәлне төшерәчәкләр һәм кире урынына кайтармаячаклар дигән имеш‑мимешләрнең бернинди нигезе дә юк. Монументны торгызу эшләре Уфада башкарылачак. Башкалада моның өчен бөтен шартлар да бар.
Салават Юлаев һәйкәле — республиканың аерылгысыз символы. Күп кенә русиялеләр өчен Башкортстан әлеге һәйкәл һәм Салават Юлаев исеме белән күзаллана.
Аның образы Башкортстанда яшәүчеләрнең тормышының барлык өлкәләренә тыгыз үрелгән. Аның хөрмәтенә күп санлы архитектура объектлары, урамнар, авыллар, район, шәһәр аталды. Аның исеме белән Украинада, Эстониядә, Казахстанда урамнар аталган. Батырның исемен бөтен илгә танылган хоккей клубы данлый, дәүләт орденнары һәм премияләре булдырылган.
Республикада ел саен Салават Юлаев көннәре билгеләп үтелә, аның кысаларында «Салауат йыйыны» республика фольклор бәйрәме уза. 2024 елның җәендә батырның туган ягында — Салават районында «Салават җире» тарихи‑мемориаль комплексы ачылды.
Башкортстанда яшәүчеләр өчен батырның образы һәм истәлеге генә мөһим роль уйнамый. Республиканың рәсми гербы чыгып килүче кояш фонында Салават Юлаев һәйкәле сурәтеннән гыйбарәт. Бу символлар һәм объектлар Салават Юлаевның Башкортстан өчен әһәмиятен даими искә төшереп тора.
Хәтта безнең заман геройлары да Салават Юлаев белән ты-гыз бәйләнгән. Безнең якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар, милли гвардия гаскәрләре составында Салават Юлаев исемендәге ике башкорт батальонында торалар. Батальон хәрбиләре Донбасста һәм Курск өлкәсендә хәрби бурычларны батырларча үтиләр.
Башкортстанның милли каһарманы образы фашист илбасарларына каршы көрәштә актив кулланылды. 1943‑1945 елларда Кызыл Армиядә башкорт халкының милли каһарманы исеме белән бәйле рәсми исем йөрткән ике хәрби часть — бронепоезд һәм артиллерия полкы булган. Русия Герое һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов үзенең шәхси состав алдындагы чыгышында «Салават токымы чигенә белми» дигән сүзләрне күп тапкырлар кулланган.
Һәйкәлләрне реставрацияләүне милли үзаңны һәм тарихи дәвамлылыкны саклауга ярдәм итә торган киләчәккә инвестицияләр белән чагыштырып була. Ул монументның беренчел кыяфәтен һәм тарихи статусын кайтарырга мөмкинлек бирә, аның республика символы буларак ролен ассызыклый.
Фикер
Сәгыйдә Солтангалиева, Октябрьский «Агинәйләр» башкорт хатын-кызлары оешмасы әгъзасы: