Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 октябрь 2024, 11:06

Барысы да план буенча бара

Шәһәрнең 10нчы мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә. Агымдагы елның июнендә башланган эшләрне өченче чирек башында төгәлләргә ниятлиләр

Барысы да план буенча бара
Барысы да план буенча бара

Мәктәп директоры Ольга Давыдова әйтүенчә, балалар кышкы каникуллардан соң укуларын яңартылган мәгариф учреждениесендә дәвам итәргә тиеш.


Хәзерге вакытта биредә электр үткәргечләрен, шулай ук эчке һәм тышкы җылыту системасын тулысынча алыштырганнар. Җылылыкны шушы көннәрдә — октябрь ахырында тоташ­тырачаклар.
Сыйныф бүлмәләрен, бәдрәфләрне ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә. Азык‑төлек блогын рекон-струкцияләү тәмамлану стадиясендә.


Идәннәр тигезләнгән һәм иске такталар алыштырылган. Коридорларда, рекреацияләрдә һәм бәдрәфләрдә яңа плиткалар түшәлгән. Плитка баскыч читлекләрендә да булачак. Кабинетларда линолеум җәелгән.
Яңа җиһазлар сатып алына. Бер үк вакытта территорияне төзекләндерүне проектлау бара. Бу эшләр белән киләсе уку елында шөгыльләнәчәкләр.


Эш күләме шактый зур, чөнки мәктәп ике бинада урнашкан һәм 3400 квадрат метр мәйданны били. Шул ук вакытта ремонт план буенча бара, барысы да үз вакытында башкарыла.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: