Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 октябрь 2024, 15:35

Тугры хезмәт итегез!

Октябрьскийда яңа хәрбиләргә хәер‑фатыйха бирделәр.

Тугры хезмәт итегез!
Тугры хезмәт итегез!

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне Яшьләр сараенда узды. Биредә тантаналы рәвештә солдатларны сроклы хәрби хезмәткә озаттылар.
Октябрьский хакимияте эшләре идарәчесе Нияз Хисамов шәһәр һәм республиканың батыр якташлары — чын ир‑егетләре белән горурлануын билгеләп үтте һәм яшьләрне аларга тиңләшергә чакырды.
Хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин армия дуслыгы һәм лаеклы хезмәт турында сөйләде.


Хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы полковник Мәсгут Галләмов техниканы өйрәнергә, командирларны тыңларга киңәш итте:
— Сез башкорт, Идел буе егетләренең көчле, тугры, дисциплиналы һәм грамоталы булулары белән дан тоткан традицияләрен дәвам итәрсез, дип өметләнәбез.
Руханилар — Олег атакай (Богагабаш хатын‑кызлар монастыренең Богородице‑Одигитриевский подворьесы, РПЦ) һәм имам‑ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин (Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте) яңа хәрбиләргә Ватанга хезмәттә рухи ныклык теләделәр.


Армия сафларына китүче егетләр өчен концерт номерлары да иҗади үгет‑нәсыйхәт булып яңгырады.
Шушы көннәрдә Октябрьскийда хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен сроклы хезмәткә озаттылар.
12 солдат Русия Кораллы Көчләренең хәрби частьләренә бүлү өчен республика җыю пунктына китте.
Яңа хәрбиләргә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский хәерле солдат тормышы теләде.


Ул билгеләп үткәнчә, егетләр — Ватанны саклаучылар. Алар армия хезмәтенең катлау­лылыгыннан курыкмаганнар, чакырылыш комиссиясеннән качмаганнар, медкомиссия узганнар һәм хезмәткә китәләр. Башлык егетләргә армиядә узган елдан максималь файда — яңа белем һәм күнекмәләр алуларын, ышанычлы дуслар табуларын, үсеп җитеп, физик яктан ныгып, Октябрьскийга кайтуларын теләде.

 

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: