-9 °С
Болытлы
Октябрьскийлылар паркны яфраклардан һәм чүп‑чардан чистартты. Өмәчеләргә «ДорСтройРемонт» һәм «СпецЭкоТранс» предприятиеләре бүлеп биргән биш төягеч һәм өч КамАЗ автомашинасы ярдәмгә килде.
— Үз йортыңны җыештыру һәрвакыт мөһим. Кыш алдыннан яраткан паркыбызны яхшы хәлгә китерергә кирәк. Кар астыннан яфраклар һәм коры ботаклар күренеп тормасын өчен, өмәгә рәхәтләнеп чыгабыз. Язын зур булмаган чүп‑чарны җыярга гына калачак, һәм шәһәр үз халкын, кунакларны матурлыгы, чисталыгы һәм саф газоннары белән сөендерүен дәвам итәчәк, — дип билгеләп үтте өмә барышында хакимият башлыгы урынбасары Михаил Черкашнев.