Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 октябрь 2024, 15:52

Барысы да бәхетле булсын өчен

Яшьләр сараеның «Бәхетле гаилә» клубына психологик ярдәм һәм консультацияләр сорап 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь парлар мөрәҗәгать итә.

Барысы да бәхетле булсын өчен
Барысы да бәхетле булсын өчен

«Бәхетле гаилә» 2018 елдан яшь парларны ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда озата бара, төркемле мастер‑класслар һәм тренинглар үткәрә. Клубның өч белгече гаилә кризисын җиңәргә, гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә.
— Яшь парларны йөклелекне планлаштырырга өйрәтәбез. Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтәбез. Безнең клубта даими актив гаиләләр дә бар, — дип сөйли «Бәхетле гаилә» җитәкчесе, психолог Рената Солтыева.
Клуб җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен күтәрергә омтыла, аларны үзара ярдәм итү өчен берләштерә.
— Без барыбыз бергә рухи, социаль‑психологик һәм иҗади потенциалны күтәрү һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз, — дип ассызыклады Рената Солтыева.

 

Анастасия Аверина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: