Туган як
-8 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 октябрь 2024, 15:42

Бакча калдыкларыннан таулар өелә...

Тиздән кыш, ә кайбер чүп мәйданчыкларында элеккечә үсемлек калдык­лары ята

Бакча калдыкларыннан таулар өелә...
Бакча калдыкларыннан таулар өелә...

Ботакларны һәм башка сезонлы чүп‑чарны каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерлар мәйданчыкларында тупларга ярамый, әмма октябрьскийлылар аларны гадәттәгечә шунда ташуларын дәвам итә.
Шәһәрнең Крупская урамындагы каты көнкүреш калдыкларын җыю мәй­данчыгы, ветлечебницадан ерак түгел, — иң «чүпле» территорияләрнең берсе. Монда үсемлек калдыкларыннан барлыкка килгән таулар ай дәвамында ята. Янәшәдә торган трансформатор подстанциясе аркасында еш кына янгын чыгулар да була, дип зарлана җирле яшәүче Рөстәм Хисмәтуллин:


— Янәшәдә генә минем капкам урнашкан, әмма ботак‑чатаклар аркасында мин үз ишегалдыма керә алмыйм. Халык монда шәхси ихатасыннан арткан үсемлек калдыкларын арба белән ташый, мин инде алар белән ачуланышып арыдым. Яз көне биредә шушы чүплек аркасында янгын чыкты. Китерәләр дә ташлыйлар... Әйтерсең лә шулай булырга тиеш. Кайвакыт үзем тырма тотып чыгам һәм җыештырам.
Шәхси секторда үсемлек ботаклары һәрбер диярлек каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы янында җыела. Октябрьскийлылар чүп‑чар контейнерлары янындагы тротуарга үлән, коры ботаклар һәм эре габаритлы чүпне өяләр.


Мондый чүп‑чарны каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларында калдырырга ярамый: аларны һәм төзелеш калдыкларын халык үзе полигонга чыгарырга тиеш. Әмма бөтен кеше дә законны үтәми, нәтиҗәдә шәхси сектордагы чүп‑чар контейнерлары һәм тротуарлар үлән, коры ботаклар һәм башка төрле калдыклар белән тулуын дәвам итә.


— Халык тарафыннан барлыкка китерелә торган санкцияләнмәгән чүплекләрне җыештыру өчен «СпецЭкоТранс» җәмгыятенең махсуслаш­тырылган техникасы җәлеп ителә. Болай эшләү предприятиегә закончалык белән каралмаган өстәмә йөкләнеш тудыра, чөнки үсемлек калдык­лары халык түли торган каты көнкүреш калдыклары исемлегенә кертелмәгән. Димәк, халык тарафыннан үсемлек калдыкларын ташлау күңелсез хәлләр тудыра, шәһәрне пычрата, янгынга каршы һәм санитария нормаларын боза, шулай ук аны җыештыруга җәлеп ителә торган предприятиегә йөкләнешне арттыра, — дип аңлатты хакимиятнең торак‑коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдова.


Ботак‑чатакны үз участогында компостлаштырырга яки билгеле бер нормалар һәм кагыйдәләрне үтәп яндырырга мөмкин.
Коры үләнне, ботакларны һәм башка төрле янучан үсемлек төрләрен яндырыр өчен ачык ут кулланганда тимердән эшләнгән, ялкынны тирә‑якка таратмый торган сыемнар кулланырга кирәк. Ялкын телләре төшеп янгын чыкмасын өчен, сыем торган урынның тирә‑ягын янып китүчән материалдан чистарту таләп ителә.


Ким дигәндә дә биш метр читтә беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгын хезмәтен чакыру өчен мобиль элемтә булуы алшарт.


Редакциядән
Кагыйдәләрне үтәп чүп‑чар яндырырга бөтен кеше дә әзер түгел. Компостлаштыруны иң җаваплы бакчачылар гына сайлый. Бәлки, мәсьәләне кардиналь, дөресрәге, матди яктан хәл итеп булыр? Һәм бу сорауга төбәк операторы җавап бирер, кызганычка, ул әлегә кадәр бернинди дә шәрехләү юлламады.

 

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: