Физик сәламәтлекләрендә чикләүләр булган октябрьскийлыларның күбесе кайчан да булса үзочкычта оча алачаклары, шәһәрне очар кошлар биеклегендә сокланып күзәтәчәкләре турында хәтта хыялланмаган да.
Беренче тәэсир — Октябрьский халкы бәйрәмнәр вакытында күктә күрә торган легендар Ан-2 күрү белән дә туды. Менә ул, чын самолет!
Башта аэроклуб начальнигы, очышлар җитәкчесе Айдар Хәмитов һәркемгә аэродром территориясендә һәм үзочкычта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрде.
Самолетта танышу очышларын сәламәтлекләре мөмкинлек биргән «Каршылыкларсыз» үзәгенең 30 әгъзасы башкарды. Алар үзләренә таныш урамнарны, сквер һәм паркларны 500 метр биеклектән күрделәр.
Очыш вакытында сәяхәтчеләрне парашют‑десант әзерлеге начальнигы һәм инструктор Илнур Хәлиуллин, һава судносы командиры Ришат Исхаков, Айдар Хәмитов, фельдшер Наталья Базанова һәм авиация инженеры Михаил Алчинов озата йөрделәр.
Очыш ясаган һәркемне ДОСААФ клубына керү белән котладылар, аларга әгъзалык билетлары тапшырдылар.
Сәламәтлекләре аркасында оча алмаган октябрьскийлыларның да күңелләрен күрделәр: алар өчен аэродром буйлап экскурсия үткәрделәр, самолет бортында фотосессия һәм биюләр оештырдылар. Мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләре салкын көнгә күңел җылысы биреп, шәһәр халкын хуш исле чәй һәм яңа пешкән камыр ашлары белән сыйладылар.
— Бик озак күңелләрдә калырдай матур бәйрәм килеп чыкты! — дип белдерде «Каршылыкларсыз» үзәге җитәкчесе Татьяна Кетько.
Надежда КАЗАКОВА