+7 °С
Болытлы
«Конкрит» подряд оешмасы хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә гранит плитәләр салуга кереште. Мемориал каршында, Социалистик урамы ягыннан, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнарга уңайлы булсын өчен, скат төзергә планлаштыралар.
— Тулаем алганда паркны төзекләндерүне октябрь ахырына төгәлләргә ниятлибез, — диде компаниянең генераль директоры Гамлет Саргсян.
Искәртәбез, Җиңү паркы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча яңартыла.
Валерия СТАРИЦИНА