— Шәһәрдә батареяларны утильләштерү өчен барлыгы 15 контейнер урнаштырылган. Барлык бокслар да эш хәлендә. Кайбер контейнерларны яңаларга алыштырдык, кайдадыр ремонтладык. Быел аллеяларда һәм паркларда яңа бокслар куйдык. Батареялардан тыш, кызгылт-сары контейнерларга энергия саклаучы лампаларны да утильләштерергә була, — дип хәбәр итте «Төзекләндерү» оешмасы директоры Руслан Камалетдинов. — Шулай ук экобоксларда аккумуляторлар, көн яктысы лампалары, терекөмешле термометрлар һәм тонометрларны да калдырырга мөмкин.
Экобокслар адресы:
Төрекмән бистәсе, Муллаян урамы, 42 (кибет);
Московка бистәсе, Шоссейная урамы, 43/1 (юл буенда);
Мулла бистәсе, Матросов урамы, 121 (кибет);
Зелёный бистәсе, Чапаев-Пролетарский урамнары кисеше (һәйкәл тирәсендә);
Нарыш бистәсе, 8 Март-Автомобилистлар урамнары кисеше (кибет);
21нче микр., Осипенко урамы, 4/5 (кибет);
Зает бистәсе, Хезмәт урамы, 34 (кибет);
Гагарин ис. парк — аттракционнар янындагы чүп мәйданчыгы;
«Нефтьче» паркы — фонтан янындагы чүп мәйданчыгы;
32нче микр., Баян Зарипов урамы, 15;
Комсомол урамы, 28/1;
хакимият бинасы ишек алдында (Чапаев ур., 23);
Чехов урамы — «8нче кибет» тукталыш комплексы артында;
Спутник бистәсе — Машина төзүчеләр урамы буенча контейнер мәйданчыгы;
абыйлы-энеле Весниннар ис. аллея.
Анастасия АВЕРИНА