Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь , 12:06

Файдалы эш көне

Октябрьскийда Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазыйлов булып китте

Файдалы эш көне
Файдалы эш көне

Кунак берничә объектка барды һәм шәһәр халкы белән аралашты.


Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев һәм җирле хакимият башлыгы Алексей Пальчинский озатуында Нияз Фазыйлов шәһәрнең 28нче микрорайонында каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча беренче эксперименталь мәйданчыкта булды. Мәйданчыкның үзенчәлеге шунда ки, биредә яшәүчеләр аны домофон ачкычы белән ача алалар.


Нияз Мансур улы җыела торган чүп-чарның күләме, аны чыгару графигы һәм каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге башка мәсьәләләр белән кызыксынды.


— Калдыклар барлыкка килү нормативларын яңадан исәпләү таләп ителә. Төбәк операторына бу мәсьәлә өстендә халык белән бергәләп эшләргә тәкъдим итәм. Әгәр алар максатчан рәвештә чүп-чарны сортларга аерсалар, ә сез икенчел эшкәртүгә күпме тапшырыл­ганын теркәп барсагыз, бу акчаларны соңыннан анык ишегалдын төзекләндерүгә кулланырга мөмкин, — дип ассызыклады кунак.


Министр вазыйфаларын башкаручы 2нче Балалар сәнгать мәктәбе филиалында да булды. Соңгы елларда, буш территория кытлыгы аркасында, Балалар сәнгать мәктәбе берьюлы берничә мәйданчыкларны биләде. Күптән түгел аның карамагына Горький урамында урнашкан «Ладушки» 6нчы ясле бинасын тапшырдылар һәм капиталь ремонт ясадылар.


Мәктәпнең икенче корпу­сының гомуми мәйданы 455 квадрат метр тәшкил итә. Яңартылган бинада 15 кабинет бар. Биредә «Халык инструментлары (гитара, домра)» һәм «Хореография» бүлекчәләрендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә. Корпуста шулай ук төркемле теоретик дәресләр үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырыл­ган. Филиалга 580 сәләтле бала йөри.


Октябрьскийга эшлекле сәфәре вакытында Нияз Фазыйлов Ю.Гагарин исемендәге паркта Әниләр аллеясын утыртуда, Җиңү паркында истәлекле урыннарга чәчәкләр салуда катнашты. Дәрәҗәле кунак музыка көллиятенә дә килде. Биредә Республика көненә багышланган концерт һәм алдынгыларны бүләкләү тантанасы узды.

 

Резеда Нуртдинова, Надежда Казакова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: