Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь , 10:42

Давидычка — чебурашка

Октябрьскийдан Давидыч чакырулы сугышчы үзе укыган 13нче мәктәптә булды, укучылар белән аралашты һәм мәктәп еллары турында сөйләде

Давидычка — чебурашка
Давидычка — чебурашка

Давидыч бер ел элек РФ Оборона министрлыгы белән махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт узуга контракт төзегән. Бу аның икенче тапкыр ялга кайтуы.
Шушы көннәрдә сугышчы кайчандыр үзе тәмамлаган мәктәпкә килде. «Беренчеләр хәрәкәте» проектының «Кызыклы очрашу»ында ул кораллы низаг зонасын­да хезмәт итүе турында сөй­ләде.


— Биредә мине балаларым — улым һәм кызым көтә. Якыннарым шок хәлендә иде, алар мине, контракт төзеп, ирекле рәвештә махсус операциягә китәр, дип уйламадылар. Борчылалар, әлбәттә, — диде сугышчы.
Алгы сызыкта якташыбыз шофер булып хезмәт итә.


— Хәзер хәрби гамәлләр нигездә пилотсыз очкычлар белән бәйле. Бервакыт миңа хәтта дроннан качарга да туры килде, — дип искә ала Давидыч.


Сугышчы үзе кебек үк Ватанны саклаучы октябрьскийлылар белән бергә хезмәт итә. «Без бер гаилә кебек», — дип өстәде ул.


Махсус операция зонасын­да ир-егетләр көнкүреш шарт­ларын үз куллары белән җайга салганнар, хәтта дүрт аяклы дуслар — йорт хайваннары да асрыйлар.
— Песиләребез дә, этлә­ребез дә бар. Алардан башка ничек? Казлар да алып кайттык. Карыйбыз, алар өчен махсус азык сатып алабыз, — дип елмая Давидыч.


Сугышчы сүзләренә караганда, аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, азык-төлекне китерәләр, моның белән кыенлыклар юк, барысы да җитә. Өстәвенә, якташлар ил сакчыларына даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрәләр.


— Октябрьскийлылар нык ярдәм итә. Барысын — техникадан алып тәм-томга кадәр озаталар, — диде сугышчы зур канәгатьлек хисе белән.


Давидыч мәктәп укучыларына балалар язган хатларының никадәр күңел җылысы бүләк итүен аеруча билгеләп үтте:
— Гуманитар ярдәм белән бергә Октябрьский укучыларыннан да хатлар килеп ирешә. Һәр посылкада укучылардан хәбәр бар. Бу, чыннан да безнең өчен бик мөһим, кайвакыт хәтта күз яшьләре белән укыйбыз.


Укытучылар балаларга көрәшченең үткәне турында сөйләделәр. Бактың исә Давидычның мәктәп еллары да актив һәм кызыклы узган.
— Мәктәптә ул активист иде. Яхшы ният белән кылынган шуклыклары да булды, аның шаянлыкларын сагынып искә алабыз, — дип елмайды тәрбия буенча директор киңәшчесе Светлана Щербакова.


«Яңа буын» волонтерлык отряды кураторы Наталья Шамыкова:
— Безнең күз алдында яхшы күңелле хулиган, спортчы һәм турист үз балаларының һәм безнең тынычлыкны саклау­чы булып үсеп җитте. Безнең янга килгәне өчен без аңа ихлас рәхмәтле.


Яшүсмерләр сугышчыга 13нче мәктәп укучыларыннан хатлар һәм оберег — кечкенә чебурашканы тапшырдылар. Ул Давидычка туган мәктәбендә аны һәрвакыт көтеп торуларын хәтерләтәчәк.

 

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: