Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь , 10:39

Бердәм фронт булып

Октябрьскийда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 19нчы гуманитар конвой оештырылды

Бердәм фронт булып
Бердәм фронт булып

Ике мәйданчыкта — «ДорСтройРемонт» предприятиесе һәм Яшьләр сараенда шәһәрлеләрдән махсус операциядә катнашучы якташлар өчен гуманитар ярдәм төялде.


Такталар, мобиль мунча, ашыгыч ярдәм машинасы, Нива, УАЗ автомобильләре, маскировка челтәрләре, рабица челтәре, автомобильләргә запас частьләр, дроннарга аккумуляторлар, цифрлы рацияләр, генераторлар, көрәкләр, балталар, бензопычкылар, медикаментлар — болар барысы да гумконвой составында. Салкыннар якынлаша, шуңа күрә дизель генераторлар һәм мичләргә сорау аеруча зур. Моннан тыш, зур йөк машиналары сугышчыларга туганнарыннан һәм якыннарыннан күпсанлы шәхси посылкалары алып барачак.


— Гуманитар йөк җыюда шәһәрнең «ОЗНА», «Альтернатива», «Пакер», «Ойл‑Сервис», «Петротул», Октябрьский УБР, «Химмаш» предприятиеләре, эшмәкәрләр, волонтерлар катнашты. «Марс» шәһәр бакчачылык ширкәте вәкилләре бик күп яшелчәләр алып килделәр, аларны да үзебезнең егетләргә җибәрәбез, — дип хәбәр итте шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.


Илфир Әхмәтов җитәк­челегендәге Октябрьский квадроклубы «Стальрид» компаниясе ярдәмендә шулай ук гуманитарка җыйган.


— Волонтерлар юлда, сугышчылар фронтта булганда, без догаларыбыз белән һәм кулдан килгән кадәр матди ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Бары тик тылда берләшеп, сугышчыларга булышып кына без җиңү көнен якынайта алабыз, — дип ассызыклады Алексей Пальчинский.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: