Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь , 11:01

Алгы сызыкка — посылкалар

Төрекмәнлеләр бердәм команда булып махсус операция зонасында булган ир‑егетләргә ярдәм итүне дәвам итә.

Алгы сызыкка — посылкалар
Алгы сызыкка — посылкалар

Октябрь аенда гына да Төрекмән халкы якташлары өчен 14 шәхси посылка җыйган.
— Микрорайонда яшәүчеләрнең безнең сугышчыларга посылкалар җыюда актив катнашуы сөендерә. Моннан тыш, Төрекмәннән читтә гомер итүчеләр дә ярдәм итә. Җыемнар буенча көн саен отчет алып барыла, алгы сызык­та ир‑егетләргә кирәк булган әйберләрне җыябыз, — диде микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наилә Зиннәтова.
Бу юлы төрекмәнлеләр сугышчыларга сезон киемнәрен һәм эчке кием‑салым җибәргәннәр. Традиция буенча посылкаларга күчтәнәчләр, шул исәптән башкорт балын салганнар. Алгы сызык­ка чәй дә юллаганнар.
Төрекмәнлеләр посылкаларны Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабына китерделәр.
Даими посылкалардан тыш, микрорайонның битараф булмаган халкы эшмәкәрләр Дамир Әхмәдиев, Фәнис һәм Ринат Гыйбадуллиннар, Ирек Шәрифуллин ярдәме белән махсус заказлар да җыялар. Якташлар сугышчылар белән һәрвакыт элемтәдә тора.

 

Кира АНДРИАНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: