Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь , 15:38

Явызлыктан көчле без

Ватаныбызның батыр сугышчылары, шул исәптән якташларыбыз, махсус хәрби операция зонасында хезмәтләрен дәвам итәләр, батырлыклар күрсәтәләр.

Явызлыктан көчле без
Явызлыктан көчле без

Шул ук вакытта тылда сугышчыларга ярдәм итү буенча актив эш бара, шул рәвешле һәркем уртак җиңүгә үз өлешен кертә ала.


Шушы көннәрдә Зает микрорайонында яшәүчеләр, территориаль иҗтимагый үзидарә Советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров инициативасы белән, алгы сызыкка озату өчен чираттагы, бишенче партия гуманитар посылкалар җыйды. Алар ‑ озак вакыт саклана торган продуктлар, шәхси гигиена чаралары, кием‑салым, эш кораллары, газ баллоннары һәм башкалар.


Шәхси эшмәкәр Дания Нәбиуллина көрәшчеләр өчен традицион күчтәнәч — тәмле чәкчәк әзерләгән.
Мондый посылкаларның һәрберсе туган йорттан килеп ирешкән күңел җылысы. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү ‑ теләсә нинди авырлыкларны кичерергә ярдәм итә. Бергә булганда, без көчле!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: