Әйе, язмышын‑булмышын фәкать үзе булдырган олы шәхесләрдән иде ул. «Иде» димен, чөнки, кызганычка, арабызда юк инде хәзер шигъри‑моңлы җан иясе, мәңгелеккә юл алды Тимерҗан абый... Ышанырлык та түгел әлеге хәбәргә. Шундый җитез, җор‑шаян телле ир асылы бакыйлыкка күчсен инде?! Нишлисең, каты авыру, үлем галәмәте аяусыз, вакыты җиткәч, һичкемне тотып‑саклап калып булмый...
Әмма үзе хакында гаять бихисап җылы хатирәләр, онытылмас истәлекләр калдырды Тимерҗан Низам улы, монысы бәхәссез. Күңел түрендә урын алды. Бик сирәкләр генә лаектыр мондый да ихтирам‑хөрмәткә...
Тимерҗан Идрисов 1936 елның 25 ноябрендә Туймазы районы Атнагол авылында дөньяга килгән. Биредә җиде еллык мәктәпне тәмамлап, 8‑9 сыйныфларда күрше Собханкул авылында укыган. Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә һөнәрчелек училищесын тәмамлап, заводта тимер коючы булып эшли. Хәрби хезмәтне Мурманск шәһәре гарнизонында үтә. Спорт белән мавыгуы да шул чорда башлана. Читтән торып П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Гомерен яшь буынны физик яктан тәрбияләүгә багышлап, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек була.
Рухи тормышы сәнгать һәм әдәби иҗат белән бәйле аның. Халык театрында якты образлар тудыра. Шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре Октябрьский шәһәре, республика матбугат басмаларында даими басылып килә. Байтак китап‑җыентыклар авторы. «Китап геройларым... шәһәрдәшләрем, хезмәттәшләрем, — дип мөрәҗәгать итә җыентыкларының берсендә Тимерҗан ага. — Юк, мин китаплар саны артыннан кумадым... Телебезнең югала баруына борчылып, Себердә яшәгән онык‑оныкчыкларымны күз уңында тотып язылган китаплар иде ул. Теле юкның — иле юк... Мин шәһәрдә 1959 елдан бирле яшим. Ул — минем яшьлек һәм спорт шәһәрем. Казанышларым, хезмәт уңышларым, сәнгать җимешләрем дә Октябрьский белән бәйле. Булачак тормыш юлдашым — һава төсле зәңгәр күзле, чибәр татар кызын да монда очраттым...
Шигырьләр иҗат итүгә килгәндә. Спорт ярышлары, атаклы спортчылар турында урыс телендә күп кенә мәкаләләр язсам да, татарча яза башлавым (аеруча шигырьләргә кагыла бу) шәһәребездә нәшер ителгән «Туган як» гәзите белән бәйле. Китапларым үзебезнең типографиядә басылды... Кадерле укучыларым, сезгә теләгем шул: кулларыгызга — эш, илләрдә — тынычлык, гаиләләрдә — татулык. Тазалыкта яшәгез. Сезнең Тимерҗан Идрисов».
Искитмәле хәл, уйласаң. Әле 2016 елда ук басылган «Сиздермичә генә еллар уза, Сәйлән кебек җепкә тезелеп...» дип аталган шигырьләр китабында теркәлгән бу сүзләр киләчәккә мөрәҗәгать, безгә васыять сыман кабул ителә.
Байтак китап‑җыентык өстендә эшләргә туры килде Тимерҗан абый белән. Иң мөһиме, иҗатчы буларак. Сүзгә карата үтә таләпчән иде ул. Кайбер шигъри юлларга берничә вариант тәкъдим итте хәтта. «Яңгырашы күңелеңә хуш килгәнен сайлап куярсың», — дип тыйнак кына. Елдан‑ел иҗат даирәсе киңәя, каләме чарлана‑остара килде аның. Әсәрләренә мөкиббән укучылары да бихисап иде. Чөнки ул әллә ниткән уйдырма, «сериал» тормышны тасвирламый, көндәлек яшәеш хакында бәянли иде. Бай тормыш тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашырга, укучысын ялгыш‑хата адымнардан йолып калырга омтылды:
«Тормыш тәҗрибәмне уртаклашып,
Тезә бардым ап‑ак кәгазьгә.
Фикерләрем белән уртаклаштым,
Әйләндереп аны вәгазьгә».
Гомумән, аңа һичкайчан да битарафлык хас булмады. Фәкать үзен тетрәндергән, тирән уйларга салган вакыйгалар чагылыш тапты шигъри юлларында. Шуңа күрә әсәрләре дә ышандыргыч, инандыргыч, һәркемгә аңлаешлы иде.
Әйткәндәй, Тимерҗан Низам улына һәрдаим эзләнү, алга омтылыш, армый‑талмый үз өстендә эш итү кебек күркәм сыйфатлар хас булды. Бу уңайдан байтак һәвәскәр каләм тибрәтүчеләргә үрнәк, төпле киңәшче‑остаз иде ул. Хәтта әле авырып киткәч тә зур булмаган китап нәшер итү нияте юк түгел иде үзендә. «Сызгалаган әйберләр бар, җыйнап эшләрбез әле шуларны», — диде ул. Ни аяныч, өлгәшмәдек. Хәерсез авыру көчлерәк булып чыкты. Әмма якты истәлек булып Тимерҗан абыйның китап‑җыентыклары, көн кадагына язылган төпле мәкаләләре калды. Үзе янәшәдә булмаса да, иҗатчы белән аның әсәрләре аша сөйләшәсең, киңәшләшәсең, хәтта бәхәсләшәсең дә әле.
Тормышта үз урынын тапкан, намусы‑вөжданы кушуы буенча яшәргә омтылган бәхет иясе ул. Рәхмәт Сезгә, Тимерҗан абый. Барысы өчен дә. Түбәнчелек белән баш иябез якты шәхесегез каршында. Тыныч йоклагыз.
Гомере заяга узмаган
Кайгылы хәбәр килеп ирешүгә, бер‑бер артлы шәһәрдәшләр, таныш‑белешләр, шигърият‑сәнгать сөючеләр, төрле һөнәр вәкилләре уй‑тәэссоратлары белән бүлешергә ашыкты.
Рифкать Хәсәншин, «Туган як» гәзитенең беренче мөхәррире: «Тимерҗан Идрисов иҗаты безнең күз алдында ачыла барды. «Туган як»ка китергән шигырьләре дә камилләшә, каләме остара төште. Чагылдырган темалары да төрлеләнде, баеды. «Ык таңнары» әдәби түгәрәгендә актив әгъза иде, тәкъдим‑киңәшләргә һәрчак колак салды, камиллеккә омтылды. Киләчәктә дә шигърият сөючеләр якташыбыз иҗатына мөрәҗәгать итәрләр, торган саен үзләре өчен яңадан‑яңа ачышларга тап булырлар, дип уйлыйм».
Юлия Дәүләтбаева, «Туган як» гәзитенең элекке мөхәррире: «Кеше белән ихлас аралашырга яратты Тимерҗан абый. Һәркөн иртән, бер‑ике яңа шигырен тотып, килеп керер иде редакциягә. «Кәгазь пычратып йөрим инде шунда, кирәк дип тапсагыз, бастырып чыгарырсыз», — дия иде. Шәһәрдә үткән бер генә чараны да калдырмады. Андый кешеләр бик сирәк очрый тормыш юлында...»
Илдар Шакиров, Октябрьский шәһәре клиент хезмәте җитәкчесе: «Гомумән шәһәребез өчен ифрат зур югалту бу. Көчле рухлы, сәләтле, уникаль кеше белән мәңгелеккә хушлаштык. Тимерҗан Низам улын якыннан белгәннәр аны танылган спортчы, чаңгы ярышлары буенча мактаулы спорт мастеры иде диячәк. Моннан тыш, ул Башкорт халык театры артисты, шәһәр гәзитләренең штаттан тыш хәбәрчесе. Шактый өлкән яшьтә шигырьләр язуга кереште, мираска байтак үзенчәлекле шигъри җыентыклар калдырды.
Шәһәрдәшебез зур сөю хисе белән республика, кече Ватан, сугыштан соңгы авыр еллар, кадерле әти‑әнисе турында язды. Яшәешебезгә комачаулаучы күңелсезлекләрне дә сатирик каләменә «эләктереп» алды ул.
Ә инде кадерле тормыш иптәше Фәүзия апага багышланган шигъри юлларын тыныч кына уку мөмкин түгел...
Күпчелек шигырьләренә җирле композиторлар тарафыннан җырлар да иҗат ителде. Тимерҗан абый үзе үк «Озын көй» бәйгеләрендә катнашкан, дипломант исеме яулаган сәләт иясе.
Яшь аермасына карамастан, үзара бик дус идек Тимерҗан абый белән. Дуслыгыбыз Башкортстан буйлап сәяхәт чорында башланды. Икебез дә корылтай әгъзаларыннан тупланган төркем составында идек.
Үз алдына куйган максатларга ирешүчән, менә дигән әңгәмәдәш буларак та билгеле ул. Бар җиргә дә өлгерергә, һәртөрле чараларда катнашырга тырышты. Йомгаклап, шуны әйтергә телим. Шәһәр урамнарыбызның берсе Тимерҗан Идрисов исемен йөртергә тиеш, дигән фикердәмен. Ул моңа һичшиксез лаек».
Раил Фәхретдинов, «Альтернатива» заводының генераль директоры: «Тимерҗан Идрисовның иҗади активлыгына хәйран калырлык. Туган Башкортстанына, Атнагол авылына багышлап язылган күпме тәэсирләндергеч шигырьләре бар шәһәрдәшебезнең! Автор үзгә булган ысул‑алымнарга ия, шигырьләре җиңел укыла. Үзләре үк җырга салына. Тимерҗан Низам улы һәрвакыт хәрәкәттә булды. Гелән каядыр ашыга иде ул, эшкә булсынмы, спорт яисә мәдәният чарасынамы. Төрле яшь вәкилләрен дәртле‑илһамлы чыгышлары белән куандырды. «Альтернатива»да уздырылган бер генә спорт чарасы да аның катнашыннан башка үтмәде диярлек. Тату‑бердәм хезмәт коллективыбызда һәрчак көтеп алынган кунак булды. Ихлас рәхмәтлебез Сезгә, Тимерҗан абый!»
Әхмәт Ишмөхәмәтов, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты: «Шәһәребездә байтак еллар гомер кичергән соклангыч, һәрьяклап сәләтле кеше — Тимерҗан Идрисов спортчы, артист, җырчы, шагыйрь... һәм бик яхшы кеше. Аның бер генә китабын укып чыккан кеше үзе дә сизмәстән шигърияткә тартыла башлый. Сугыш, Бөек Җиңү темасына багышланган әсәрләре аеруча игътибар үзәгендә. Сугыш чорында бала гына булса да, тылда ни рәвешле җиңү яуланганын яхшы белә ул. Хезмәт армиясендә әтисенең ачлыктан үлүе турында хәбәр килә, әмма гаилә башлыгына исән кайтырга насыйп була. Гомерлеккә хәтердә уелып калырдай вакыйгалар! Үз иҗатында батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек темаларына еш кына мөрәҗәгать итә иде шәһәрдәшебез. Бик тә мөһим бу. Без яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсенең бүген аеруча зур әһәмияткә ия икәнлеген онытырга тиеш түгел».
Рафаэль Мәрданшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты: «Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклашкан саен канкойгыч сугыш афәте шаһитлары сафлары сирәгәя бара. Соңгы елларда көнбатыш идеологлары тарихны яңабаштан язу теләге белән яна. Үз җилкәсендә бөтен сугыш авырлыгын күтәргән совет халкы ролен киметергә омтыла. Кулымда — күпләргә яхшы таныш иҗатчы, спортчы, яшь буынга физик тәрбия бирүче Тимерҗан Идрисов китабы. Анда сугыш темасына багышланган, төрле елларда язылган әсәрләр урын алган. Автор батыр якташларыбыз, фронтовиклар, тыл эшчәннәре каһарманлыгын данлый. Сугыш башланганда нибары биш яшь була аңа. Дүрт ел дәвамындагы авырлыклар, сугыштан соңгы катмарлы чор шаһиты, сугыш чоры баласы ул. Һәр шәһәр китапханәсендә лаеклы урын алсын иде Тимерҗан Низам улы кебек сүз осталарының әсәрләре».
Нурсилә Кәримова, Башкорт халык театры режиссеры: «Миңа Тимерҗан абыйны туган авылы Атнаголда соңгы юлга озату чарасында катнашырга насыйп булды. Якшәмбе көн, ярты сәгатьтә җыенып, театр исеменнән венок алып, машина яллап, юлга чыктым. Атнаголга җиттек. Халык җыелган. Чыннан да вафат икән Тимерҗан абыебыз... Ирексездән тетрәндем. Күзләрем тулы яшь. Мәрхүм әтиемне җирләгән көнне хәтерләдем. Тимерҗан абыйга охшаган иде ул. Шундый ук чандыр гәүдәле. Җырлый, гармунда уйный иде. Каушадым... Шулай да үземне кулга алдым. Башкорт халык театры исеменнән якыннарының кайгысын уртаклаштым. Мин якынлашуга, Тимерҗан абый табутын кояш нурлары яктыртты. Игелекле кеше, җирләү көне дә нинди матур‑кояшлы бит, сөбханалла... Үзе исән чакта әйтәлми калган сүзләремне җиткездем: «Хөрмәтлемен Сезгә, Укытучым, Остазым, Киңәшчем». Минем өчен ул һаман кызларында кунакта, Себердә кебек, озакламый шәһәргә кайтып җитәр сыман...
Үлеменә ышанасы килми. Театрның 75 еллык юбилеена чакырырга, туган көнен дә билгеләргә иде бит ниятебез. Күпме сорыйсы киңәшләр, ишетергә теләгән үгет‑нәсихәтләр... Кояштай елмаюлы йөзен күрергә иде, кочаклыйсы, туйганчы сөйләшәсе, рәхмәт белдерәсе иде үзенә. Исән чакта вакыт җитми, ә аннан инде соң була. Кызганыч... Якташларга тәкъдимем: Тимерҗан Низам улының Хәтер кичәсен үткәрү бик мәслихәт булыр иде. Кояшлы иҗатчыбыз белән хушлаша алмый калган бихисап шәһәрдәшләр, каләмдәшләр, матур әдәбият сөючеләр әйтергә теләгәнен җиткерер иде, дигән уйдамын».
Фәнзия Кәлимуллина, Башкорт халык театры артисты: «Онытырлыкмы соң Тимерҗан абыйны! Безне чаңгыга бастырган, бу спорт төренә сөю‑кызыксыну уяткан кеше бит ул. Театрга йөрүчеләр бергәләп чаңгы базасына баруны гадәткә алдык. Матур хатирәләр...»
Саҗидә Азнабаева, театр артисты, сәхнәдәш дусларының берсе: «Кыскача шигъри юлларымны багышлыйм Тимерҗан ага истәлегенә:
Ялгыз калып, авыр еллар буйлап атладың,
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә Кеше булганга!
Альбина Шаһиева, китапханәче: «Мин — элеккеге 4нче китапханә мөдире, хәзерге вакытта Казанда яшим. Тимерҗан Низам улы кебек кабатланмас кешенең вафаты якыннары, туганнары, гомумән безнең барыбыз өчен дә тирән кайгы. Ул Октябрьский китапханәләренең тугры дусты иде, шигырьләре укучылар арасында һәрдаим сорау белән кулланды, кызыксыну уятты. Әсәрләре кешеләргә мәхәббәт, аеруча җылылык бүләк итә иде. Тимерҗан абыйга чиктән тыш рәхмәтлемен — 4нче китапханәдә уздырылган бөтен чараларда әүдем катнашты, бер генә үтенечне дә кире какмады. Аның шигърият дөньясы — иң ышанычлы хәтер. Аның турында гүзәл истәлекләр якыннары, дуслары, үзенчәлекле һәм якты талантына гашыйк якташлар йөрәгендә озак сакланыр».
Рүзилә Вахитова, татар‑башкорт теле укытучысы: «Кинәт хәбәр булды бу, әллә ничек... Урыны җәннәттә булсын. Бигрәк татар җанлы, олы йөрәкле, җырлы‑моңлы кеше иде Тимерҗан абый. Ачык йөзле, игътибарлы, очрашкан саен рәхәтләнеп, барысын уртага салып сөйләшә идек. Истәлеккә бүләк иткән китабы калды. Тормыш иптәше белән нинди соклангыч‑гүзәл пар иде алар! Сүз уңаеннан, Фәүзия апа белән мәктәптә бергә эшләдек. Рәхмәт Тимерҗан абыйга, Фәүзия апа каты авырып киткәч, яхшы итеп тәрбияләде. Якты истәлегенә тугры калды. Изгеләрдән изге кеше! Бәхил бул!»
...Әйе, күпме кеше — шулкадәр фикер. Ләкин якты юлдай ярылып яткан төп уртаклык — Тимерҗан Низам улы Идрисов исеменә яңгыраган дан‑мәдхия. Һәм бу кабарту, күптерү, арттыру галәмәте түгел, минемчә. Дөресе шул. Әйткәндәй, әлеге сәхифәне әзерләгәндә Тимерҗан абыйның үзе белән әңгәмәләшкән, киңәшләшкән сыман тойдым үземне. Чын мәгәр. Нурсилә ханым әйткәнчә, «кояшлы кешеләр» үзләре киткәннән соң да шундый якты эз калдырадыр, мөгаен.
Мәңгелеккә килми җиргә бәндә,
Исән чакта кыл син изгелек.
Изгелегең кайтыр бише белән,
Нәселеңә булып игелек.
Якын туганнарга, дусларыңа,
Алып килер илгә иминлек...
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА әзерләде