Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь , 15:40

Ватанга тугры калган каһарман

Шәһәр мәдәният йорты территориясендә октябрьскийлылар махсус хәрби операциядә катнашкан Марсель Нуриевны соңгы юлга озаттылар

Ватанга тугры калган каһарман
Ватанга тугры калган каһарман

Марсель Марат улы 1987 елның 14 маенда туган. 11нче урта мәктәпне тәмамлаган ир‑егет 2005 елның декабреннән 2007 елның декабренә кадәр Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән. Шәһәрле «ОЗНА — үлчәү системалары» җәмгыятендә слесарь булып эшләгән. Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы калды.


2024 елда Марсель Нуриев махсус операция зонасында хәрби хезмәт узуга контракт төзи. Рядовой агымдагы елның августында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.


— Марсель Марат улы Ватанны, аның азатлыгын якларга карар кылды. Кызганычка, үз гомере бәрабәренә. Хәзер безнең бурычыбыз — сугышчының туганнарын, балаларын кайгырту. Марсель Нуриев турында истәлек шәһәребез, республикабыз, илебез елъязмасында мәңгегә калачак. Ватаныбыз өчен башларын салган барлык геройларга мәңгелек дан! — диде яклаучының туганнарының кайгысын уртаклашкан республика Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев.


Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский якташларыбызның Марсель Нуриев кылган батырлыкларны онытырга хакы юк диде.
— Халкыбызның тыныч тормышы хакына гомерен биргән батыр сугышчыны соңгы юлга озатабыз. Марсель Марат улының исеме Җиңү паркында мәңгеләштереләчәк, — диде ул теләктәшлек белдереп.


Октябрьский хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин якташыбызның махсус операция уздыру зонасындагы соңгы хәрби бурычы турында сөйләде:
— Марсель Нуриев Донецк Халык Республикасында, Карловка торак пунктында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул соңгы сулышына кадәр Ватанга тугры калды.


Валерий Мөсәгыйть улы каһарманның гаиләсенә Русия флагын һәм сугышчының баш киемен тапшырды.
Шәһәрлеләр ил батырларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: